Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:47

Австралиядә татар мохитен тудыручыларның берсе Сәгыйть ага Садри 100 яшен билгели. Ул татарларга һәм башка милләттән булган берничә йөз гаиләгә Кытайдагы золымнардан котылырга булышкан шәхес.

17 августта 100 яшен тутырган Сәгыйть ага Садри хәзер Аделаида шәһәрендә балалары һәм оныклары янында яши. Аны туган көне белән якыннары гына түгел, Австралия хөкүмәте җитәкчеләре дә котлады.

Сәгыйть Садри 1917 елның 17 августында Колҗа шәһәрендә туа. Әтисе Салих, тумышы белән Казан янындагы бер авылдан, патша армиясенә хезмәткә бармас өчен 1905 елда Русиядән Колҗага килә. Төбәктә бердәнбер күн эшкәртү заводы һәм сәүдә ширкәтенең хуҗасы булган.

Сәгыйть ага Ташкентта Урта Азия дәүләт университетында белем ала, берүк вакытта Кытайның Ташкенттагы баш консулы ярдәмчесе һәм тәрҗемәчесе дә булып эшли. Европада Икенче дөнья сугышы башланып, халыкара хәлләр катлаулангач, Колҗага кайтырга мәҗбүр була. Колҗада Сәгыйть Садри мәгариф һәм мәдәни эшләрдә татар җәмгыятенең җитәкчесе итеп сайлана. Әмма 1943 елда татарларга мәдәни эшләр белән шөгыльләнү тыела.

Ватандашлар сугышыннан соң, 1950 елда Кытайда хакимиятне коммунистлар үз кулларына алып, сталинча золым сәясәте үткәрергә керешкәч, Садрилар илдән китү турында уйлана башлый. Әмма төрле каршылыклар, сәяси тотрыксызлык аларның бу теләгенә киртә булып тора. Садрилар бары тик 1975 елның августында гына Австралия визасын алуга ирешәләр. 1976 елның 11 февралендә Аделаида шәһәренә килеп төшәләр. Ләйлә һәм Сәгыйть Садрилар Австралиягә татарларны китерүгә зур өлеш куя һәм килүчеләрнең балалары татар телен, татар мәдәниятен һәм ислам динен югалтмасын өчен зур эшләрнең башында тора.

Көньяк Австралия татарлары ассоциациясенең җитәкчесе булган Ләйлә ханым Садри 2012 елның 9 августында вафат булды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG