Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:09

Уралдан бер төркем мөселман хаҗга китә алмыйча алтынчы көнен Мәскәүдә уздыра


Мөселманнар инде алтынчы көнен хостелда уздыра

Уралдан 32 кеше хаҗга китә алмыйча инде алтынчы көн Мәскәүнең бернинди шартлары булмаган арзанлы хостеленда яшәргә мәҗбүр. Хаҗга юллама саткан "Тюльпан Тревел" аларны җибәрү көнен кичектерә килә.

Урал төбәгеннән, аерым алганда Чиләбе, Екатеринбур шәһәрләреннән һәм Свердлау белән Чиләбе өлкәләре авылларыннан 32 мөселман хаҗга бару юлында Мәскәүдә тоткарланган. Хаҗга юлламаны саткан Казандагы “Тюльпан Тревел” ширкәте аларга 14 август көнне Мәскәүдән Дубайга очасыз дип әйкәч, әлеге төркем 13 август көнне поезд белән иртән Мәскәүгә килеп куйган, әмма ширкәт әйткән көнне оча алмаганнар. Шуннан аларга 17 август көнне китәсез дип вәгъдә иткәннәр, әмма ул көнне дә алар Мәскәүдә утырып калган.

Төркем җитәкчесе Габделхай Сәетхуҗин Азатлыкка ачылып сөйләргә теләмәде. "Алар безне 22 август көнне җибәрәчәкләр", диде ул.

Төркемгә кергән Эльнур Гасанов һәм тагын кайбер мөселманнар инде 22 август китәчәкләренә дә шикләнеп карый.

"Мәскәүгә килгәнебезгә алты көн булды, әле дә китә алмыйбыз. Арабызда өлкән яшьтәге кешеләр, хәтта бер йөкле хатын-кыз да бар. Күбесенең акчалары хаҗ юлламаларын алуга киткән, шуңа Мәскәүдә хостелда урнаштык. Ул тәүлегенә 250 сум гына тора, әмма бик начар шартларда яшәргә мәҗбүрбез. Монда кандалалар тешләп бетерде, бер генә душ бар, анысы да ярым җимерек хәлдә. Әле бит ашарга да кирәк. Хәләл ризык табу да җиңел түгел, җитмәсә кыйммәт. Көненә бер генә ашамыйсың бит. Шуңа тәүлегенә 1000 сум акча китә.

Мөселманнар кандалалар тешләвеннән зарлана
Мөселманнар кандалалар тешләвеннән зарлана

Инде күбесенең акчалары бетте. Арабызда бит хаҗга дип тиенен тиенгә җыйган пенсионерлар да бар. Ярый әле "Седьмое поколение" дигән мөселманнар оешмасы булыша. Аларга Аллаһның рәхмәт яусын. Көнебезнең күп өлешен мәчетләрдә уздырырга тырышабыз. Монда утырып булмый.

Иң куркынычы - безнең кайчан китүебез төгәл билгеле түгел. “Тюльпан Тревел” оешмасы 22 август китәсез дип ышандыра, әмма алар моңа кадәр 17се дип тә ышандырганнар иде. Әгәр 22 август китә алсак, без ун көн Мәскәүдә уздырган булабыз. Туроператор вәкилләре хәтта безгә шалтыратып кызыксынмый да. Әле үзебез шалтыраткач җавап та бирмиләр. Мәгълүматны төрле кешеләрдән беләбез.

Хаҗ йолаларын үтәп өлгерсәк ярый әле. Без бит туры Мәккәгә түгел, башта Дубайга очабыз, аннары бер тәүлек автобуста барачакбыз. Әле бит анда да төрле хәлләр була ала.

Без инде хаҗ өчен акчаларны әллә кайчан түләп куйдык. Хаҗга баручыларның күбесе кайту көнен дә алдан планлаштыра бит. Мисал өчен, мин эштән 14 сентябрьгә кадәр дип сорап киттем, әгәр ул вакытка кайтып җитмәсәм проблемнарым булачак. Ә монда инде хәзердән үк кире кайту билетлары да соңрак булачак дип куркыталар. Бер проблем үзе артыннан икенче проблемны китереп чыгара”, диде ул.

Азатлык мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп "Тюльпан Тревел" ширкәтенә дә шалтыратты. Ширкәт хезмәткәре исемен әйтергә теләмәде.

"Безнең 300 кеше инде хаҗга китте. Мәскәүдә булучылар юлламаны бездән алганмы-юкмы икәнне тикшерәбез. Башка аңлатма бирә алмыйбыз", диде дә телефонны куйды.

Бүген мөселманнар яшәгән хостелга карак кереп аларның кайбер әйберләрен урлап чыккан дигән хәбәр таралды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG