Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкем ителгән кырымтатар Руслан Зейтуллаев Башкортстан колониясенә җибәрелгән


Руслан Зейтуллаев
Руслан Зейтуллаев

"Хизб ут-Тәхрир" эше кысаларында 15 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Руслан Зейтуллаев Дондагы Ростов шәһәреннән Башкортстан колониясенә җибәрелгән. Бу хакта Украинаның бу шәһәрдә урнашкан баш консуллыгы хәбәр итте.

Июль аенда Русиянең Югары мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән Акъяр (Севастополь) шәһәрендә яшәүче Руслан Зейтуллаевның эшен яңадан карап, хөкем мөддәтен 12 елдан 15 елга үзгәртте. Бу карардан соң Зейтуллаев өченче тапкыр ачлык игълан иткән иде.

Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепләнгән Руслан Зейтуллаев, Ферат Сайфуллаев, Рустем Ваитов, Нури Примов 2015 елның гыйнвар аенда тоткарланган иде. Тикшерү Зейтуллаевны "Акъяр дүртлеге" дип йөртелгән бу оешманың оештыручысы дип билгеләде.

Киевтагы КрымSOS оешмасының 20 активисты 16 август Руслан Зейтуллаевка теләктәшлек белдереп бер көнлек ачлык акциясе үткәрде.

18 август Мәскәүдә “Стратегия-18” инициатив төркеме Руслан Зейтуллав, Сервер Карамет һәм башка кырымтатар сәяси тоткыннарына теләктәшлек белдереп Мәскәүдә пикет үткәрделәр.

Русиянең кеше хокукларын яклаучы "Мемориал" хәрәкәте Руслан Зейтуллаев, Ферат Сайфуллаев, Рустем Ваитов, Нури Примовны сәяси тоткыннар дип таныды.

Украинаның тышкы эшләр министрлыгы "Руслан Зейтуллаев өстеннән оештырылган мәхкәмә - кырымтатарларга каршы репрессия һәм кеше хокукларын бозу үрнәге" дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG