Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республика көне алдыннан Казанда Һади Такташка һәйкәл ачылачак


Казанда Һади Такташка һәйкәл
Казанда Һади Такташка һәйкәл

29 август көнне Казанның Һади Такташ һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында тантаналы рәвештә Һади Такташ һәйкәле ачылачак.

30 август, Татарстанда Республика көнен билгеләү чаралары арасында күренекле татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу каралган. Һәйкәл рәсми рәвештә 29 август көнне Такташ һәм Сәлимҗанов урамнары чатында ачылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Һәйкәлнең авторлары – сынчылар Асия Миңнуллина һәм Андрей Балашов, архитекторы – Һерман Бакулин.

Шагыйрьнең туганнары инде урнаштырылган һәйкәлнең эшләнешеннән дә, урыныннан да канәгать түгел, алар Азатлыкка "безнең фикер исәпкә алынмады" диде. Сын авторлары да, түрәләр дә моны кире кага. Азатлык бу турыда ике якның да фикерен тыңлап язма әзерләгән иде.

Моннан тыш 29 август көнне ТАССРның дәүләт эшлеклеләре Гомәр Усмановка һәм Фикрәт Табиевка истәлек такталары кую күздә тотыла. "Икесе дә үз вакытында ТАССР обкомын җитәкләгәннәр. Аларның җитәкчелегендә нефть чыгару сәнәгате үсеш кичерде, яңа шәһәрләр һәм эшче бистәләр төзелде, Кама буенда Европада иң эреләр арасында булган нефть химиясе комплексы һәм КАМАЗ автомобиль ширкәте төзелде", диелә мэрия хәбәрендә. Мемориаль такталар авторы – сынчы Рөстәм Байбурин.

Күптән түгел Казанда композитор, Татарстан гимны музыкасы авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл куелган иде. Азатлык сораштырган белгечләр һәйкәлгә тәнкыйть белдерде, һәйкәлне ясау бәйгесе дә шыпырт кына уздырылган дип сөйләде.

30 август Татарстанда Республика көне буларак билгеләнә.

XS
SM
MD
LG