Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 09:55

"Бу – безнең Яхин түгел". Казанда татар композиторына һәйкәл ачылды


Татар композиторы Рөстәм Яхин һәйкәлен ачу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, 16 август 2017

Казанда композитор, Татарстан гимны музыкасы авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл куелды. Ул профессиональ сынчылар, җәмәгать эшлеклеләре арасында бәхәс уятты. Һәйкәлне ясау бәйгесе дә шыпырт кына уздырылган.

Казанда композитор, Татарстан гимны музыкасы авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл куелды. 16 август узган ачу тантанасында республика җитәкчелеге дә катнашты. Һәйкәл Татарстан мәдәният министрлыгы янында, кеше күрмәгән, йөрмәгән зур булмаган мәйданчыкта урнашкан. Түрәләр аның урыны очраклы сайланмаган дип аңлата. Бу урын Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның тарихи үзәк буйлап җәяүле сәфәре барышында килештерелгән. Бакчаны мәрхүм композиторның кайчандыр эшләгән консерваториясенә, яшәгән йортына якын урын диләр.

Белгечләр фикеренчә, һәйкәлдә әллә ни үзенчәлек юк, Яхин постаментта утырган килеш ясалган. Күзгә ташланган тагын бер деталь – сынның алгы ягына композитор турында мәгълүмат бары тик рус телендә генә язылган. Татар композиторының ана телендәге мәгълүматны сынның кырыена гына язып "зурлаганнар".

Һәйкәл авторлары – Асия Миңнуллина белән Андрей Балашов. Һади Такташ һәйкәле авторлары да алар иде. Шушы ике һәйкәл өчен республика бюджетыннан 12 миллион сум акча бүлеп бирелгән булган. Яхин һәйкәленә ачык бәйге 2010 елда игълан ителгән, әмма анда бер генә эш тә кабул ителми. 2014 елда яңа конкурс игълан ителә, әмма бу юлы ул ябык форматта оештырыла. Сыннарны кем эшләячәге, калҗаның кемгә эләгәсен комиссия хәл итә. Ә комиссиягә кемнәр кергәне – караңгы.

Асия Миңнуллина
Асия Миңнуллина

Соңгы вакытта Казанда куелган һәйкәлләрнең, шул исәптән Рөстәм Яхинныкын да эшләгән сынчы Асия Миңнуллина бәйге турында сөйләргә теләмәде. Ни рәвешле бәйгене Миңнуллина белән Балашов тандемы җиңә дигән сорауны җавапсыз калдырды. Ул бары тик Яхинны иҗат итәргә нәрсә этәргәнен турында гына сөйләде.

"Әтием дә, әнием дә – татар. Әнием җырларга яратты. Яхин романсларын да белә иде. Һәйкәлгә керешкәндә күңелемдә шушы моң яңарды. Аннан соң консерватория ректоры Рубин Абдуллин да ярдәм итте. Ул миңа "Китмә, сандугач" әсәрен уйнап күрсәтте, Рөстәм Яхин турында истәлекләрен сөйләде. Ә һәйкәлнең күпмегә төшкәне турында сөйләшәсем килми. Әнә ЗАГС каршындагы Даши Намдаков сыннарын карагыз. Аның берсенең бәясенә генә дә ун һәйкәл ясап була. Кемнеңдер бәясе шуның кадәр, ә кемгәдер менә шулай", дип үпкәсен дә белдерде Асия ханым.

Азатлык "Соңгы елларда Казанда урнашкан һәйкәлләрнең авторлары бер үк кешеләр булуы нәрсәгә бәйле, җиңүчеләрне кем һәм ни рәвешле билгели?" дигән сорау белән Татарстан мәдәният министрлыгына хат юллады. Министрлыкның җавабы "мин сөйлимен япун белән Кытайны, син сөйлисең Хөббениса түтәйне" кебегрәк килеп чыккан.

"Һәйкәлнең заказчысы – Татарстан мәдәният министрлыгының "Татарстанның мәдәни мирасы үзәге" оешмасы. Казанның башкарма комитеты һәйкәлне урнаштыру, әйләнә-тирәсен төзекләндерү эшләрен башкарды. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе тәкъдиме нигезендә һәйкәл урыны итеп Зур Кызыл урамының 35нче йорты янындагы мәйдан сайлап алынды. Бу урын Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның тарихи үзәк буйлап җәяүле сәфәре барышында килештерелгән иде. Әлеге җир биләмәсе муниципаль милек булып санала" диелә министрлык җавабында. Бәйге турында ләм-мим.

Рөстәм Яхин истәлегенә урнаштырылган чираттагы "эконом" һәйкәл белгечләрдә дә төрле фикерләр уятты. Азатлык әлеге сынның казаннарның мәхәбәтен яулый алу-алмавы, һәйкәлләрнең әһәмияте һәм татар шәхесләрен ничек зурлап булу турында сорашты.

Рада Нигъмәтуллина
Рада Нигъмәтуллина

Сынчы Рада Нигъмәтуллина "һәйкәлдә Рөстәм Яхин рухы юк" дигән фикердә.

Һәйкәл шулкадәр сәләтсез әвәләнгән ки, балалар бакчасы дәрәҗәсе дияр идем

"Асия Миңнуллинаның сыннар буенча нибары ике еллык белеме бар. Элек аңа Мәскәүдәге дуслары ярдәм итә иде. Хәзер укучылары булышырга тырыша. Ни дәрәҗәдә килеп чыккан – үзегез күрәсез. Монда беренче чиратта Рөстәм Яхинның рухи йөзе гәүдәләнергә тиеш иде. Бу – юк. Чын мәгънәсендә моң патшасы өчен күңел әрни. Бу һәйкәл шулкадәр сәләтсез әвәләнгән ки, балалар бакчасы дәрәҗәсе дияр идем. Мөгаен, Казан шушы дәрәҗәдәге сыннарга лаектыр. Башкача аңлап та, кабул итеп тә булмый.

Тагын бер кат минем "Рәнҗү"не укыгыз. Ул интернетта бар. Анда бөтен сорауларга җавап табып була. Минем сүзләргә сәнгать аксакалы Виктор Рогожин, сынчылар һәм музыка белгечләре Изабелла Рогожина, Марина Нигъмәтуллина да кушыла", диде Азатлыкка Рада Нигъмәтуллина.

Илнур Сиражиев. art16.ru фотосы
Илнур Сиражиев. art16.ru фотосы

Русия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Илнур Сираҗиев "бу – начар һәйкәл" дип белдерде.

"Бу һәйкәл – сәнгать әсәре түгел. Белгечләр шурасына әсәргә объектив бәя бирерлек кешеләрне чакырмыйлар. Шул рәвешле мәдәният министрлыгы аша чиле-пешле эскизлар уза һәм менә шушындый "эшләр" барлыкка килә. Кызганыч, авторлар – бер үк кешеләр. Бездә бу өлкәдә – монополия. Беләсезме, мәдәният министрлыгы кайбер авторлардан кайбер эшләрне фондлар өчен сатып ала. Әмма 2013-2017 елларда сатып алынган эшләрдән күргәзмә ясый алмый. Аларны халыкка күрсәтергә оят. Иҗтимагый шура әгъзасы буларак бу хакта даими әйтеп киләм, шуның аркасында "кара исемлек"кә эләктем.

Казанны купшылатырга тырышалар, әмма мондый һәйкәлләр аңа затлылык өстәми

Казанны купшылатырга тырышалар, әмма мондый һәйкәлләр аңа затлылык өстәми, киресе килеп чыга. Сын ун ел гына басып тормаячак бит. Нинди мирас калдырабыз? Бәйгене катлауландырырга кирәк. Ни өчен анда кем өчендер нәрсәдер ясап биргән, кемгәдер әсәрләрен бүләк иткән кешеләр җиңә?

Милли кадрлар мәсьәләсендә исә хәл болай тора: соңгы елларда бик көчле сынчылар барлыкка килде. Болар – үзебезнең чын милли кадрларыбыз булып җитешә алырлык өметле яшьләр. Менә шундый белгечләрне әзерләүче Суриков исемендәге сәнгать институтының Казан филиалын 2019 елда ябарга җыеналар. Бу – милли кадрлар әзерләүнең тамырына чабу! Казан сәнгать училищесыннан cоң югары белем алырга дип талантлар Мәскәүгә, Петербурга китә. Анда алты ел укыганнан соң берсе дә Казанга кире кайтырга атлыгып тормый. Училище милли кадрларны кем өчен укыта соң? Нишләп без яшь белгечләрне кайгыртмыйбыз? Әлбәттә, болай булгач, Казанда сынчылар берничә генә була. Алар "халтура" әвәли башлый”, дип сөйләде Сираҗиев Азатлыкка.

Зөфәр Гыймаев
Зөфәр Гыймаев

Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев Яхин сынын заводта койган килеш үк күргән һәм авторга үз бәясен әйткән, киләчәктә киңәшләшергә кирәк дигән фикерен дә җиткергән.

"Асия ханым тулы бер композиция, камил әсәр ясый алмый. Бу хакта элек-электән әйтеп киләм. Ә Балашов – Мәскәү кешесе, аңа Яхин ни дә, Такташ ни. Фотога карап, кино карап кына Рөстәм Яхин образын тудырып булмый. Аның чордашлары, аны хәтерләүчеләр бар, аралашырга, сөйләшергә кирәк, аның холкын аңларга тырышырга кирәк иде. Ә бу – безнең Яхин түгел", ди Гыймаев.

Татарстан рәссамнар берлегенең сынчылар секциясе җитәкчесе Рөстәм Габбасов "бөтен бәла – бәйгенең объектив булмавында" дип исәпли.

Авторын белдек һәм телсез калдык. Асиянең укучылары да хәйран калды

"XXI гасырда яшибез, ә соцреализмнан арына алмыйбыз әле. Үзем дә 2006 елда ачык бәйгедә катнаштым. Без эскизны Яхинның хатыны белән бергәләп әзерли башлаган идек. Анда киңәшләре белән Зөфәр Гыймаев та ярдәм итте. Зөфәр ага Рөстәм Яхин шәхесенә хөрмәт белән карый, шул чорны тоя һәм аңлый торган кеше. Җырларын тыңлатты, истәлекләр сөйләде. Әмма безнең идея комиссиягә ошамады. Аннары ябык бәйге үткәрелде һәм без нинди проект җиңгәнен белмәдек. Берзаман яшь сынчылар белән каядыр барганда күзебезгә менә бу һәйкәл чалынды. Шунда гына күрдек, авторын белдек һәм телсез калдык. Асиянең укучылары да хәйран калды", диде Габбасов.

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

Дөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәйкәлнең консерваториягә якын җирдә булуы табигый дип саный. Аны урыннан бигрәк, эчтәлегенең сай булуы борчый.

"Казанда әле дә натурализм артыннан куалар һәм соңгы вакытта куелган һәйкәлләр Европадагы сынлы сәнгать әсәрләреннән бик нык аерылып тора. Анда көтелмәгән чишелешкә тап буласың, алар бер-берсен кабатламый һәм үзенә тартып тора. Бездә, әлеге дә баягы бронзадан коелган, дөньядагы таләпләргә туры килми торган эчтәлексез сыннар урнаштырыла.

Һельсинкида композитор Ян Сибелиуска һәйкәл бар. Ул анда һич тә бер аягын икенчесенә атландырып канәфидә утырмый. Һәйкәл музыка инструментына да, табигый таулыкка да охшатып тоташтырылган торбалардан гыйбарәт. Сибелиусның сурәте монда сизелер-сизелмәс кенә, ә менә һәйкәлдән җил әллә нинди серле музыка чыгара. Һәйкәл туристларны үзенә җәлеп итә. Композиторга да, аның музыкасына да кызыксыну уята. Яхинның бу һәйкәле беркемдә дә кызыксыну уятмаячак", диде Яруллин.

Рөстәм Яхин күренекле татар композиторы, музыкант, СССРның халык артисты 1921 елның 16 августында Казанда туган. Ул – классикага әверелгән җырлар, фортепиано өчен әсәрләр һәм Татарстан республикасының гимны авторы. 1959 елда "Дулкыннар, дулкыннар", "Күңелем өзгәләнгән минутларда" һәм башка җырлары, романслары өчен Рөстәм Яхин Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләгенә лаек була.

Асия Миңнуллина сынчы-рәссам, Бакый Урманче, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе. 1952 елның 26 ноябрендә Петербурда туган. Казанда урнаштырылган Кол Гали, "Казан су ташучысына", Василий Качалов, хәйрияче, Шүрәле, Садри Максуди, Һади Такташ, Рөстәм Яхин һәйкәлләре һәм Истанбулда урнаштырылган Тукай һәйкәле авторы.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG