Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөфәр Гыймаев: "Сәйдәш, Шаляпин, Урманче да үзләренә охшамаган"


Зөфәр Гыймаев
Зөфәр Гыймаев

Татарстанда сынчылар шактый, әмма барысы да үзенең эшләре белән шаккатыра алмый. Кемдер түрәләр белән дус булганга күрә таныла, кемдер читкә этәрелә. Ни өчен соңгы вакытта Казанда куелган һәйкәлләрне бер үк авторлар иҗат итә? Азатлык бу хакта Татарстан рәссамнары берлеге рәисе Зөфәр Гыймаевтан сорашты.

Татарстанның Рәссамнар берлеге узган ел 80 еллыгын билгеләде. Бәйрәм узды, проблемнар калды. Республика иҗатчылары берничә иҗат берләшмәсенә бүлгәләнеп эшләве турында Азатлык язды. Бүген без ни өчен соңгы елларда барлыкка килгән һәйкәлләрнең авторлары бер үк кешеләр булганына җавап табарга тырыштык, танылган шәхесләргә куелган һәйкәлләргә Зөфәр Гыймаевтан бәя бирүне сорадык.

– Зөфәр әфәнде, рәссам, сынчылар үзара тарткалашканда Казанны уртакул һәйкәлләр басты. Үзегез Казанның йөзеннән канәгатьме? Әйтик, ничә еллар дәвамында халыктан акча җыеп куелган Салих Сәйдәшев һәйкәле турында ни диярсез?

– Сәйдәш һәйкәлен көчле әсәр дип әйтеп булмый. Бу минем фикер генә түгел, халыкка да ошамый. Мәхмүт Гасыймов – әйбәт рәссам, әмма аны зур рәссам дип әйтеп булмый. Мисал өчен, Владимир Цигаль Муса Җәлил һәйкәленең эскизын гына да җиде ел буе әзерләде. Ә Сәйдәшне бик ашыгыч әвәләделәр. Бу һәйкәлгә бәйгедә Рада Нигъмәтуллина проекты җиңеп чыккан иде. Гаилә эскизны машинада Казанга алып килгәндә һәлакәткә тарыды, күрсәтү өчен эшләнгән сын чәлпәрәмә килгән, әнисе кебек үк оста сынчы Марина Нигъмәтуллина авыр хәлдә хастаханәгә озатылды. Рульдә Розалина Нургалиева иде. Шунысы ачындыра: гаиләгә яңа эскиз ясарга аз гына да вакыт бирмәделәр. Тоттылар да яңа авторны билгеләп куйдылар.

Татар композиторы Салих Сәйдәш һәйкәле
Татар композиторы Салих Сәйдәш һәйкәле

Һәйкәлләрне ашыгып ясарга ярамый. Моны күптән әйтәм. Автор да, түрәләр дә гомерлек түгел, ә һәйкәл кала. Ашыгу аркасында Казанны уртакул әсәрләр басты. Ни өчен Рада күп проектлардан читләштерелде? Чөнки ул беренче урынга һәрвакыт иҗатны куя.Аның Сәйдәше бар яктан килгән иде. Ул атаклы композиторны күреп белгән, аның белән бер йортта яшәгән. Мин дә Сәйдәшне күреп беләм һәм йөз-чалымнарын, тормышта үз-үзен тотышын истә калдырдым. Шуңа күрә Сәйдәшкә кагылышлы әсәрләргә бәя бирергә хакым бар дип саныйм. Сәнгать әсәрләрендә Сәйдәшне күпләр чагылдырды, тик берсе дә хакыйкатькә туры килми, андый түгел иде ул. Бу һәйкәл дә Сәйдәшкә охшамаган.

Сүз уңаеннан, сиксән еллык юбилеебызга багышланган күргәзмәгә беренче хатын-кыз сынчы Рада Нигъмәтуллинаның кызлары белән иҗат иткән әсәрләрен алып килдек. Алар күп һәм галереядә бию кичәсенә комачаулаячак икән. Туры сүзле булуы өчен тибәрелгән Рада ханымның 85 яшенә күргәзмә дә булмады, үзен котламадылар да. Кызганыч, Казанда ул ясаган бер генә һәйкәл дә юк.

Кол Гали һәйкәле
Кол Гали һәйкәле

– Камал театры каршында Тукай әсәрләре буенча композиция дип аталган Шүрәле белән Былтыр сыны тора. Бусы –​ Казанга бүләк икән.

– Камал театры каршындагы Шүрәле сыны шыпырт кына эшләнеп, комиссиясез-нисез барлыкка килде. Белгечләр бу сынны кабул итмәде. Ни өчен ошамавына төшенер өчен махсус барып карадым. Беренчедән, урыны дөрес сайланмаган. Икенчедән, бу сынны сәнгать әсәре дип әйтеп булмый. Шыпырт эшләнгән эшләрдән Рөстәм Яхин һәйкәле дә бар әле бездә. Ул эшләнелгән, куелмаган гына. Авторы – Мәскәү кешесе Андрей Балашов.

– Казанның меңъеллыгы паркындагы Кол Гали һәйкәле дә Андрей Балашов белән Асия Миңнуллинаныкы.

– Бу тандемның Казанда эшләре шактый. Асия – яхшы рәссам, шуңа күрә аңа Балашов белән эшләү кулай. Әфганчыларга куйган һәйкәлдә Асия форма белән уйнап рәвешен китергән, ә портретны, йөзләрне эшләү аңа авыррак. Ул яктан хәтта Мәхмүт Гасыймов уңышлырак эшли, образ тудыра алмаса да, йөзне ясый ала.

Кол Гали һәйкәле форма ягыннан уңышлы. Кимчелеге шунда: сынны ясаган Андрей Балашов татар кешесенең үзенчәлеген, холкын, эчке дөньясын, тарихын белми. Сез аны якыннанрак барып карагыз, аннан барын да аңларсыз.

– Ә Шаляпин һәйкәле?

– Алдан караганда яхшы, арттан караганда Ленинга охшаган... Авторы шул ук Балашов.

Танылган җырчы Федор Шаляпинга Казандагы һәйкәл
Танылган җырчы Федор Шаляпинга Казандагы һәйкәл

​– Татарстан сынлы сәнгать музееның галереялар залы каршында Бакый Урманче һәйкәле бар. Рәссамнар, сынчылар күз алдында торгач, бусы һәр яктан туры килгән әсәрдер, мөгаен.

– Бакый Урманчега бюст – Мәхмүт Гасыймов эше. Без бөтенебез бу әсәрдән риза түгел идек. Урманчены белми дип әйтеп булмый, белә иде, әмма рухын чагылдыра алмады. Форма ягыннан туры килә, ә менә образ юк анда. Гасыймовны үз вакытында Шәймиев чакырды, сынчының әле Казанга юл ярасы бар, шуңа күрә акчаны күп алмады. Акчаны күп сорамаган кешене кайда да яраталар.

Танылган рәссам, сынчы Бакый Урманче һәйкәле
Танылган рәссам, сынчы Бакый Урманче һәйкәле

​– Казанда бер үк сынчыларның эшләре хәйран икән. Моның сәбәбе нидә?

– Безнең үзебезнең дә талантлы сынчыларыбыз бар. Шул ук Марина Нигъмәтуллина белән мактана алабыз. Ләкин, аларның проектлары җиңсә дә, башка кешеләрнең һәйкәлләре куела. Моның сәбәпләрен беләм, әмма әйтә алмыйм. Мин сынчыларга каршы түгел, фәкать мөмкинлекләренә генә бәя бирәм һәм төзәтү өчен кимчелекләрен күрсәтәм. Берзаман Төркиядәге күргәзмәдә Асия Миңнуллина ясаган Тукай портретын күреп аһ иттем. Асия, нишләп миңа күрсәтмәдең, мин бит киңәш өчен акча алмыйм, төзәтер, хакыйкатькә туры килерлек әсәр ясар идең, дидем. Ул заказ нигезендә эшләвен, вакытының аз булуы белән акланды. Тәнкыйть кирәк, ул киләчәк буын алдында көлкегә калмас өчен мөһим. Татарстан рәссамнарының проблемаларын бер очрашуда президент Рөстәм Миңнехановка да җиткердем. Ләкин ул әле төпле җавап бирергә әзер түгел иде. Безнең хәлне аңлаячагына өметләнәм.

XS
SM
MD
LG