Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 00:57

Һиндстан югары мәхкәмәсе мөселман ирләргә өч тапкыр талак дип әйтеп, кинәт аерылуны тыйган. Соңгы арада илдә мондый аерылышулар саны артып киткән.

Бер-бер артлы өч тапкыр талак дип әйтеп аерылышу Һиндстан мөселманнарына хәзер тыелган. Бу хакта карарны 22 август Һиндстан Югары мәхкәмәсе чыгарган, дип яза BBC.

Бу турыда мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иҗтимагый оешмаларның берсенең вәкиле Закиа Соман "Һиндстан мөслимәләре инде 70 елдан артык газапланган. Бүгенге көн тарихка кереп калачак, бу юл башы гына әле. Безне, диннәренә карамастан, Һиндстанның барлык хатыннары яклый", дип белдергән.

BBC хәбәренә күрә, соңгы елларда Һиндстанда өч тапкыр талак дип әйтеп, кинәт аерылышкан мөселман ирләр саны артып киткән. Кайвакыт өч тапкыр талак сүзе хәтта СМС яки мессенджер аша гына җибәрелгән.

Коръәндә һәм Шәригатьтә кинәт аерылышу гадәте юк. Бу Пакстанда һәм Бангладешта тыелган, ләкин Һиндстанда, бердәм сивиль кодекс булмау сәбәпле, моңа кадәр тыелмаган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG