Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаҗга баручыларның кайберләре Мәккә урынына көннәрен Мәскәүдә уздырды


Башкортстан, Екатеринбур, Мордовия, Чиләбе мөселманнары хаҗга вакытында китә алмыйча күпмедер вакытларын Мәскәүдә уздырырга мәҗбүр булды. Мөселманнар хаҗ операторлардан, хаҗ операторлар Согуд Гарәбстаны илчелегеннән зарлана.

Русиянең төрле төбәкләреннән хаҗга кузгалганнарның кайберләре Мәккәгә китә алмыйча, берничә көнен Мәскәүнең Домодедово һава аланында уздырырга мәҗбүр булды. 23 август көнне андыйларның саны 700гә җиткән иде.

Азатлык элегрәк "Тюльпан Тревел" ширкәте аша юлламалар алган Урал мөселманнарының инде 13 августан бирле Мәскәү һостелендә яшәргә мәҗбүр булуын язган иде. Әлеге төркем 24 август көнне Мәккәгә очты. Моннан тыш Башкорстаннан да 100гә якын мөселман берничә көнен Домодедово һава аланында уздырды. Аларның берсе Раил Азатлыкка әйтүенчә, башкортстаннарны Мәккәгә 22 август көнне җибәрергә тиеш булганнар.

Юлламаларга акчаны ел башында ук түләп куйган идем

"Безгә виза бирмиләр. Моны хаҗны оештыручы ширкәтләр Согуд Гарәбстаны илчелегенә сылтый. Алар виза бирми дип аңлаталар. "Домодедово" һава аланында утырабыз. Уфа-Мәскәү очкычы белән алып килделәр дә, "көтәбез" диделәр. Ашатмадылар, эчертмәделәр, һава аланында торып калдык. Юлламаларга акчаны ел башында ук түләп куйган идем", диде ул.

Башкортстан мөселманнарына юллама саткан "Урал-Сервис" ширкәте җитәкчесе Илшат Хафизов Азатлыкка белдерүенчә, әлеге проблем беренче тапкыр гына чыкмый.

"Бу проблем гарәпләрнең башбаштаклыгы аркасында килеп чыкты. Алар визаларны бирми. Проблем бездә генә түгел, ә бөтен Русиядә. "Мөслим тур"да 700 виза бирелмәве ачыкланды. "ДУМРТ Хаҗ"да шул ук хәл – 50 виза, Урал-Сервиста – 100 виза, "Тюльпан Тревел"да – 100 виза. Юлламалар сатып алучылар шуның аркасында китә алмый. Билетлар алабыз да яна, алабыз да яна.

Гарәпләр систем, компьютер эшләми диләр дә, паспортларны бирмиләр

Мөселманнарны кунакханәгә урнаштырдык. Болар барысы да – көтелмәгән чыгымнар. Гарәпләр систем, компьютер эшләми диләр дә, паспортларны бирмиләр. Бу инде өченче көн дәвам итә. Без нишлибез? Көтәбез. Былтыр да шундый хәл булды. "Компьютер эшләми" диделәр, ә безнең билетлар янды. "Урал-Сервис" яңа билетлар алды, яңа чартерлар сатып алырга туры килде. Хаҗга билетларны табуы да кыен. Моны хәл итү өчен хакимият дәрәҗәсендә Согуд Гәрәбстан хөкүмәтенә чыгарга кирәк. Мондый мыскыллау булырга тиеш түгел, диде ул.

Соңрак Башкортстан мөселманнарының ахыр чиктә Мәккәгә очканы билгеле булды. Азатлыкка бу турыда волонтер Раил белдерде. "Автобуста Мәккәгә барабыз. Автобус өчен акчаны үзебезгә түләргә туры килде. Кире кайтарабыз дигән булдылар, әмма белмим", диде Раил.

Азатлык әлеге проблемны ачыкларга тырышып Согуд Гарәбстанының Мәскәүдәге илчелегенә шалтыратты, әмма матбугат үзәге хезмәткәре эштә булмау сәбәпле, җавапны ала алмады. Сәркәтип исә җитәкчеләр белән тоташтырырга теләмәде, барлык мәсьәләләрне дә матбугат үзәге аша хәл итегез дип кенә котылды.

Социаль челтәрләрдә әлеге проблем квоталар җитмәү аркасында килеп чыккан дигән сүзләр дә таралды. Хаҗга барырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, Русиягә өстәмә квоталар сорарга туры килде дигән иде Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов.

Азатлык Аббясовка шалтыратып мөфтиятнең әлеге проблемнан хәбәрдар булу-булмавын ачыкларга теләде. "Мин Русиядә түгел, ялдамын. Шуңа күрә бу хакта ниләр булганын белеп бетермим", диде ул.

Социаль челтәрләрдә Домодедово һава аланында калган мөселманнарны тукландыруны сорап язмалар барлыкка килде. Моны хаҗ өчен җаваплы ширкәтләр эшләргә тиеш булса да, чынлыкта бу ихтыярилар һәм мөселман оешмалары җилкәсенә төште.

Үзен "Халыкара ислам бизнесы берләшмәсе" вәкиле дип таныштырган Мөхәммәт Азатлыкка әйтүенчә, Мәскәү мөселманнары кулларыннан килгәнчә ярдәм иткән. Шул ук вакытта ул бу эш белән туроператорлар шөгыльләнергә тиеш дип саный. Аның сүзләренчә, аларның оешмасы инде Согуд Гарәбстаны илчелегенә үзенең канәгатьсезлеген белдергән.

Виза ябыштыру җиһазларының өчесе дә ватылган булып чыкты

"Согуд Гарәбстаны электрон рәвештә визаны хаҗ сезоны башланыр алдыннан 15-20 көн алдан гына ача. Әлеге вакыт эчендә мөселманнар үзләренә электрон виза бирелүе турында рөхсәт алырга тиеш. Шуннан барлык паспортлар Согуд Гарәбстаны илчелегенә җибәрелә һәм виза паспортка ябыштырыла. Нәкъ шул виза ябыштыру җиһазларының өчесе дә ватылган булып чыкты. Илчелеккә үзебезнең канәгатьсезлекне юлладык. Алар чәршәмбе төнге 11дә 500 паспортны биргән", диде ул.

Җомгага каршы төндә Домодедово һава аланында виза көткән тагын 100 мөселман Дубайга очты. Аннан алар инде автобуста Мәккәгә китәчәк.

XS
SM
MD
LG