Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы август киңәшмәсендә татарча укытуны да искә алдылар


Август киңәшмәсенә килгән укытучылар
Август киңәшмәсенә килгән укытучылар

Мәгариф хезмәткәрләренең Чаллыда узган август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф министры һәм Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы татарча укыту мәсьәләсенә басым ясады.

Чаллыда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттәхов татар ата-анасының татарча белмәве, үз баласын татарча укытмавы турында чыгыш ясады, татар мәктәбе, балалар бакчасының исемнәре җисемнәренә туры килергә тиеш, дигән сүзләр әйтте.

Энгел Фәттәхов
Энгел Фәттәхов

Яңа уку елы башында мондый киңәшмәләр уздырылып тора һәм анда татар-милли мәгарифе турында да беркадәр фикерләр ишетелә. Быелгы җыенда милли мәгариф юнәлешендә Чаллыда кайбер эшләр эшләнеп, карарлар кабул ителеп, алга таба бу юнәлеш ккаты күзәтү астында булачагы да белдерелде. Бу белдерүне Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Винер Харисов ясады.

Винер Харисов (с)
Винер Харисов (с)

"Татар телен һәм әдәбиятын укытуга, фәннәрне татар телендә укытуларга анализ ясалды. Уңай динамикага ирешү юллары билгеләнде. Узган уку елында Татарстан мәгариф министры, Чаллы башлыгы катнашында шушы юнәлештә киңәшмә уздыру, 2нче татар гимназиясе нигезендә Милли мәгариф үзәге төзү татарча укыту мәсьәләләрен хәл итүдә яңа этәргеч булды", диде ул.

Винер әфәнде әйтүенчә, быелдан милли мәгариф системын бәяләүдә яңа күрсәткечләр дә барлыкка килгән. Мәсәлән, балалар бакчаларында тәрбиячеләр эшенә туган телдә белем һәм тәрбия бирү күрсәткечләренә карап бәя бирәчәкләр. Мәктәпләрдә укучыларның төп дәүләт имтиханнарын туган телдә тапшыруына да игътибар биреләчәк. Монысын татар теле һәм әдәбияты имтиханы дип аңларга кирәктер. Татар теле һәм әдәбияты имтиханнарын бирүчеләр саны аз булуы (барысы 26 укучы) Чаллы күрсәткечләрен 12 урынга артка чигергән.

Харисов шушы уңайдан, мәктәпләрдә милли мәгарифнең торышы бары мәктәп мөдирләреннән торуын ассызыклады. "Төрле сәбәпләр табып, татар баласын урысча укытуны алга таба кабул итмәячәкбез. Чаллыда төзелгән милли мәгариф үзәгенә төп ышанычны баглыйбыз. Татар мәктәбенә татар балалар бакчаларына йөргән балалар килергә тиеш", диде Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы.

Харисов татар балалар бакчалары статусларын кабат тикшереп чыгарга җыенуларын да әйтте. Бүгенге татар балалар бакчалары статусы эчтәлекләренә туры килми, ди ул. Шулай ук, Чаллы мәгарифе түрәсе белдерүенчә, бакчаларда татар төркемнәре булдырганда татар баласының татарча белмәве аны татар төркеменә кертүдә киртә була алмый, бу юнәлеш катгый күзәтчелеккә алыначак икән. Җыенда Винер әфәнде быелдан урыс телле балалар өчен татарча сөйләм телен өйрәнү кертелүен дә җиткерде.

Фирдүсә Әюпова
Фирдүсә Әюпова

Чаллының 2нче санлы татар гимназиясе мөдирәсе Фирдүсә Әюпова узган уку елыннан башлап барлык башлангыч сыйныфларда татарча укытуны гамәлгә куйдык, дип белдерде. Ләкин аның да дәгъвалары бар: "Татарча укытуны оештыру өчен безгә татар телен камил белгән балалар килүе шарт. Андый балалар татар бакчасыннан килердер. Бездә татарча укып чыккан бала укуын тагын да югары уку йортында татарча дәвам итәргә тиештер". Фирдүсә Әюпова әйтүенчә, милли мәтәпләрнең дәрәҗәсен күтәрү зарур, алар үз алларына шушы максатны куйганнар.

Мәктәпләрдән соң татарча укытуны Чаллы педагогия университеты үз өстенә ала. Бу хакта Чаллы педагогия университетын җитәкләүче Фәйрүзә Мостафина әйтте. "Татар теле бетә икән, бу-Русия өчен генә түгел, дөнья җәмәгатчелеге өчен катастрофа булачак", диде ул.

Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

Бер меңгә якын мәгариф хезмәткәре катнашкан конференциядә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттәхов "Татар ата-анасының татарча белмәве, татар баласының татарча укымавы - трагедия", дип белдерүе нигәдер укытучыларда әлләни яклау тапмады кебек. Бәлки безнең карашка гынадыр. Чөнки моннан 20-30 еллар элек татар мәгарифенә, милләтенә кагылышлы "катастрофа", "трагедия" сүзләре яңгыраса, халык шундук каты итеп кул чабып теләктәшлек белдерә иде. Ә монда, министрның шушы сүзләренә теләктәшлек күрсәтеп алкышларга теләүчеләрнең күтәрелгән куллары йомылып калды. Яннарында утырган башка телле мәгарифчеләрнең хуплау гамәлен якламауларын сизделәр кебек алар.

Министр Энгел Фәттәхов Чаллы балалар бакчаларында, мәктәпләрендә иң күп җыем (поборы) булуын әйтеп, моңа чик куярга да чакырды.

XS
SM
MD
LG