Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 13:41

Азатлык 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә.

"Йолдыз" газеты 1905 елда нәшер ителә башлый. Ул иң озын тарихлы татар басмасы санала. Аның мөхәррире Гафур Коләхмәтов була. 1918 елда хакимияткә большевиклар килү белән ул нәшер ителүдән туктый.

"Йолдыз" газеты, Казан
28 август, 1917 ел (№1830)

Петроградта хәвеф

Сугыш мәйданында булган вакыйгалар сәбәпле соңгы көннәрдә Петроград халкы арасына зур хәвеф төшкән. Эшчеләр, завод, фабрикалардан чыгып, Петроградтан китә башлаганнар. Вагонларда һич тә урын табарга мөмкин түгел, халык вагон түбәләренә менеп китә һәм билет алып биргән өчен йөзәр сум бәхшиш (акча) бирәләр. Дәүләт банкасын Нижнига күчерергә карар биргәннәр. Хөкүмәтнең башка берничә мөссәләре (оешмалары) дә Нижнига күчереләчәк икән.

Мөслимәләр мәркәз бюросыннан

[...] Мөслимәләр бюросының программасы мөслимәләрне булачак мөһим сайлауларга вә хәлләргә хәзерләргә булышу кадәрле киңәйтелергә булды. Мөслимәләр бюросы хәзердән үк шул юлда тәшбестә булынырга вә чараларына керешергә тырыша. Мәсәлән, хатын-кыз өчен сәяси курслар ачарга, ачтырырга ярдәм итәргә, Дәүләт корылтаена сайлаулар өчен төзелгән комиссияләр вә башка төрле ирләр оешмаларына мөмкин кадәрле хатыннарны да керттерергә тырышырга вә башкалар, булмасалар ни сәяси тормышка өйрәтергә зур хезмәт итәчәк вә шуның белән бергә мөслимәләр бюросының төп максады үтәлә дә дияргә ярый.

Икенчедән, мәмләкәт сайлауларында мөслимәләр, бер якта калмыйча, милләткә азмы-күпме файдалары тиячәк. Ләкин һәрбер эш эшләнгәндә, икътисади ягы тәэмин кыйлынган булырга кирәк ки, ул тукталып, аптырап торырлык булмасын, шулай ук бюроны матди яктан тәэмин тиү, мөслимәләрне берләштерергә вә аңлаштырырга теләгән һәрбер хатын-кыз оешмаларының бурычы булырга тиеш. Бюро үз тарафыннан җибәрелгән уставта әйтелгән юллар белән ул сер маяны җыюга ышана.

Казанда фатир кытлыгы

Казанда фатир кытлыгы һәм күп кешенең фатир таба алмыйча йөргәнлеген игътибарга алып, Казандагы фатирчылар союзы, шәһәр адресына мөрәҗәгать итеп,

1) номер һәм бүлмә бирүчеләрнең буш фатирларына, буш бүлмәләренә фатирга аптырап йөргән кешеләрне кертүне;
2) Казандагы буш фатир, бүлмәләрне һәм номерларны шулай ук үз кирәгеннән башка аз гына гаилә белән дә 5, 6,7 һәм 10ар бүлмәдә йортларны биләп яткан фатирчыларның һәм йорт хуҗаларының фатирларына Пороховой (завод) халәкәте сәбәпле фатирсыз һәм йортсыз калган кешеләрне тутыру өчен, реквизиция ясауны;
3) бу артык бүлмәләргә катгый бәһа тәгаен кылып, укучы яшьләрне һәм качакларны урнаштыруны;
4) Казанда фатир кытлыгын тикшерү өчен бер комиссияне тәшкил кылуны һәм ул комиссиягә союздан бер әгъза тәгаен итүне үтенгән.

Театр вә күңел ачу кысымлары

“Электра” театрында күрергә ашыгыңыз!
29 һәм 30 августта күрсәтелә:
сөйләшә вә җырлый торган картина
"ХӨРРИЯТ ӨЧЕН – ХАЛЫК ӨЧЕН"

Дүрт бүлектә прологы белән җырлый торган картина, баш рольдә картинаның мөхәррире – А.Н. Герман иштирәк итә (чыгыш ясый).

1) Картинаның прологы Русия самодержавие чылбырында.
2) 1905 елда куркынычлы хәл.
3) Каторга төрмәсендә.
4) Яшерен стена артында.
5) Уяна башлаган Русия.

Картина барганда, каторжан һәм хөррият җырлары җырлана. Урын бәһаләре күтәренке. Сеанслар сәгать 5тә башлана.

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG