Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссельдә чыгышы белән Сомалидан булган ир кеше солдатларга һөҗүм итте


Бельгиядә полиция кизүе. Архив фотосы.
Бельгиядә полиция кизүе. Архив фотосы.

Полиция әлеге хәлне теракт дип бәяли. Хәрбиләр каты җәрәхәтләнмәгән.

Брюссель үзәгендә чыгышы белән Сомалидан булган 30 яшьлек ир кеше кизүдәге ике хәрбигә һөҗүм итте. Бельгия массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, һөҗүм иткәндә ул "Аллаһ Әкбар" дип кычкырган. Полиция әлеге хәлне теракт буларак бәяли.

Reuters агентлыгы хәбәр итүенчә, тоткарлау вакытында һөҗүм итүче яраланган, соңрак вафат булган.

Солдатлар авыр җәрәхәтләр алмаган дип хәбәр ителә.

Һөҗүм итүче элегрәк террорчылар белән бәйле булуда шикләнелмәгән.

Узган елның мартында Брюссель һава аланында һәм метрода шартлау булып 32 кешенең гомере өзелде.

XS
SM
MD
LG