Accessibility links

Кайнар хәбәр

Техастагы "Харви" гарасаты нәтиҗәсендә кимендә биш кеше һәлак булды


Гарасаттан зыян күрүчеләр
Гарасаттан зыян күрүчеләр

АКШның Техас штатындагы Хьюстон җирлегендә "Харви" гарасаты ким дигәндә биш кешенең гомерен өзгән. Корбаннар саны артырга мөмкин дип фаразлана. Коткаручылар йөзләгән кешегә ярдәм иткән.

"Харви" Хьюстонга таба 30 августка кадәр хәрәкәт итәчәк, диелә. Биредә хәзер кеше бөтенләй йөри алмый, дип хәбәр итә Дәүләт метеорология хезмәте (NHC).

Хьюстонда һәм аның тирәләрендә яшәүче ике миллионнан артык кеше су астында калган йотларын ташлап китә алмый. Ак йорт белдерүенчә, АКШ президенты Дональд Трамп 29 августта Техаска киләчәк. Хьюстондагы Джордж Буш исемендәге халыкара һава аланы 27 августтан бирле ябык.

"Харви" - АКШ җирлегендә соңгы 12 ел эчендә иң көчле гарасат булды. 2005 елда "Катрин" гарасаты нәтиҗәсендә Луизиана штатындагы Яңа Орлеан шәһәрен су баскан иде.

XS
SM
MD
LG