Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада машинага куелган бомба шартлап бер кеше яраланган


Уфада сәүдә үзәге янында бомба шартлаган машина. bashinform.ru сайты фотосы
Уфада сәүдә үзәге янында бомба шартлаган машина. bashinform.ru сайты фотосы

Уфада Армавирская урамындагы "Южный полюс" сәүдә үзәге янына кулеган машинада бомба шартлаган. Автомобильдә утырган бер кеше зыян күргән.

Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе мәгълүматына караганда, Уфада Армавирская урамындагы "Южный полюс" сәүдә үзәге янына кулеган машинада бомба шартлаган.

Машинада утыручының аягы яраланган, ул хастаханәгә җибәрелгән. Мәгълүмат чаралары бомба утыргыч астына куелган дип яза.

Тикшерүчеләр фаразлаганча, әлеге вакыйга шәхси яки көнкүреш низагы белән бәйле булырга мөмкин. Канунсыз корал йөртү һәм кеше гомерен өзәргә омтылу маддәләрендә җинаять эше ачылган.

XS
SM
MD
LG