Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда туйлар һәм йолаларны купшы итеп уздыру тыела


Таҗикстанда туй мәҗлесе
Таҗикстанда туй мәҗлесе

Таҗикстан президенты "Таҗикстан республикасында гореф-гадәтләрне, мәҗлесләрне һәм йолаларны тәртипкә салу" турындагы канунга үзгәрешләр кертүне хуплады. Яңартылган канун туйларны, бала туганнан соң уздырыла торган йолалар һәм җеназаларны купшы итеп уздыруны тыя.

Таҗикстан президенты матбугат үзәге хәбәренчә, әлеге үзгәрешләр халык фикерен исәпкә алып, мәҗлесләрне уздырганда чамадан тыш чыгымнарны киметү һәм кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту максатыннан кабул ителгән.

Яңа үзгәрешләр Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәрендә дастарханны тыйнак кына бизәргә, артык чыгымнар булдырмаска куша. Шулай ук яңа туган баланы сөннәтләү бары тик медицина оешмасында балага 20 көн тулганнан соң гына ярый. Әлеге йола мәҗлесе гаиләдә, артистлар чакырмый гына уздырылырга тиеш. Моннан тыш, акика (бала тууның җиденче көне), ноншикон (ярәшү), модарталабон (туй алдыннан ананы чакыру), падарталабон (атаны чакыру), чодарканон (туйда япманы тартып төшерү), муборакбоди (туйда котлау), рохбандон (туйда юл бүлү) кебек йолалар бөтенләй тыела.

Мәетне җирләү йолалары, шул исәптән "өчесен", "кырыгын", "елын" уздыру мал чалмый һәм ризык тәкъдим итми генә уздырылырга тиеш, дип белдерелә.

Мәҗлесләргә чакырылырга тиешле кунакларның саны да чикләнелә. Туйлар һәм йолаларны шәһәрләрдә ял көннәрендә иртәнге сәгать сигездән киче унга кадәр (авылларда - иртәнге алтыдан), эш көннәрендә кичке алтыдан унга кадәр генә уздыру рөхсәте бирелә. Туй яки башка мәҗлес өч сәгатьтән артмаска тиеш, диелә.

Шулай ук үзгәртелгән канунда физик һәм юридик затлар милли мәдәният нигезләрен, шул исәптән дәүләт телен һәм милли киемне хөрмәт итәргә, аларны заманның кайбер тискәре йогынтыларыннан сакларга тиеш, дип тә язылган.

Тискәре йогынты дип Таҗикстан җитәкчелеге хиҗаб ябу һәм сакал үстерүне дә саный. Күпән түгел Таҗикстан мәгариф министрылыгы бердәм мәктәп формасына яңа таләпләр кертте. Аларга ярашлы, укучы кызларга кыска итәк һәм джинс чалбар, хиҗаб кияргә ярамый. Ә түбәтәй һәм милли яулык ябу рөхсәт ителә.

XS
SM
MD
LG