Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 06:02

Хәзер “суверенитет” сүзе кулланылмый. Исеме дә юк, җисеме дә. “Республика” сүзе дә шул язмышка дучар булмасмы? 30 августта үткәрелә торган тантана да үз җаена гадәти бәйрәмнәр рәтенә кереп китте.

Без бәйрәм итәргә яратабыз. Уйланырга, нәтиҗә ясарга гына хирыслык юк. Гел-гел бәйрәм иткәч, уйланып утырырга мөмкинлек тә әллә ни юк. 30 августта үткәрелә торган тантана да үз җаена гадәти бәйрәмнәр рәтенә кереп китте. Һәм дөрес тә. Тантана итәргә сәбәп юк бит. Миңнехановның ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева төгәл әйткән: "Бу – мәдәни чара. Бәйрәмне сәясиләштерүнең кирәге юк".

Ләкин без бит, өлкән буын, 30 августтагы бәйрәмнең ничек пәйда булуын хәтерлибез. Ләйлә әле яшь, аның өчен ул хәзер бер мәдәни чара гынадыр, әмма без Татарстан суверенитеты турында декларация кабул итүне татар халкының дәүләтчелек өчен көрәшендә нәүбәттәге бер адым буларак кабул итәргә күнеккән.

Бәйрәмне җыр-биюгә кайтарып калдыру үзе сәясәт

Тик барыбер сәясәтсез беркая да китә алмыйсың. Бәйрәмне җыр-биюгә, күңел ачуга гына кайтарып калдыру үзе үк сәясәт инде ул. Һәм без аның ничек аталганын да беләбез.

Безне үз хәтеребездән арындырырга гасырлар дәвамында тырыштылар. Чын тарихыбызны яшереп, ялган тарих белән башны күпме бутадылар! Һәм бу сәясәт соңгы елларда яңадан ияргә менде.

Тик без бит туксанынчы еллардагы вакыйгаларны үз күзебез белән күргән, шунда азмы-күпме катнашып та йөргән кешеләр. Меңнәрчә кешенең бәйсезлек даулап мәйданнарга чыгуы "мәдәни чара" була алмый. Йорты яна башлаганда беркем дә авыз күтәреп җырлап тормас...

Урамнарга ташкан бу митингларның республика җитәкчеләре тарафыннан оештырылуын сөйләп, татарның азатлыкка омтылышын инкяр итүчеләр әле дә тел чарларга ярата. Бәлки анысы да булгандыр. Оешмыйча гына тышка да чыгып булмый. Тик иманым камил, андый күтәренкелекне, андый самимилекне беркем дә оештыра алмый. Аңа күләгә төшерү өчен татар халкын бөтенләй булдыксызга, ихтыярсызга чыгарырга кирәк. Өченче сортлы милләт булу гарьлеге бәреп чыккан иде туксанынчы еллар башында.

Меңнәрчә кешенең бәйсезлек даулап мәйданга чыгуы "мәдәни чара" була алмый

Тик еллар буе байрак болгап мәйданнарда йөреп булмый. Пар чыгып беткәч, учакта ут сүрелгәч, казан да суына башлый. Күзне ачыбрак карасак, без "азатлык" кычкырып йөргәндә кемдер казанны да алып киткән, безгә ярык тагарак кына калган, имеш...Табигый хәл!

Чөнки туксанынчы еллар башын чын инкыйлабка тиңләргә мөмкин. Ә инкыйлабтан соң ябай халык һәрвакыт ярык тагарак каршында кала. Иске система җимерелде, яңасы – төгәл генә атамасы юк! – пәйда булды. Капитализмның бер үзенчәлеге бар, социализмнан да китеп бетмәгән. Халык дингә дә ышана сыман, тик мәчеткә йөрүче сирәк. Аның каравы, һәммәсенең бәйрәмен үзебезнеке дип саныйбыз. Ә бәйрәм ул, үзегез беләсез, канунлы рәвештә эшкә бармау.

30 август, 1990 ел. Татар өчен тарихи көн. Бәйрәмме соң? Әлбәттә! Без аны бүген Республика көне дип, Казан шәһәре көне дип бәйрәм итәбез. 30 августта без эшкә бармыйбыз!

Ә суверенитет хакында декларация? Ул бит ниятләрне дөньяга белдерү иде. Аның нигезендә без соңрак Конституция кабул иттек. Дөрес, ул бераздан Мәскәү басымы белән бик нык үзгәртелде. Тәңгәлләштерелде.

Әлеге бәйрәмнең исемен Республика көне дип үзгәртү хакыйкатькә туры килми

Дөресен әйткәндә, әлеге бәйрәмнең исемен Республика көне дип үзгәртү хакыйкатькә туры да килеп бетми. Ләйлә кебек яшь түрәләр “Республиканың туган көне!” – дип тә җиппәрәләр әле! 1990 елның 30 августына кадәр дә безнең үз республикабыз бар иде. Ул исә, мәгълүм булганча, 1920 елның 27 маенда игълан ителә, ә 25 июнендә оеша. Ә 27 ел элек ТАССРның А хәрефен, ягъни “автономияле” сүзен генә алып ташладылар. Бик дөрес гамәл булды, чөнки ул чакта да, хәзер дә чын автономиягә хас хокуклары булмады Татарстанның.

Сәясәт әхлакны күз уңында тотмый. Көчленеке замана, дип борынгылар ук әйтеп калдырган. Кирәгең беткәч үзара килешүләрне дә санга сукмый торган илдә яшибез. Үз гаскәренә ия булган Зәки Вәлиди, ике ут арсында калгач, 1919 елның мартында үзара килешү имзалап, кызыллар ягына чыга. Башкорт-татар полкларын төрле фронтларга тараткач, большевиклар, әлбәттә, шартнамә турында оныта. Вәлиди Ленин янына керә: “Килешүгә икебез дә кул куйдык. Шәрекътәге бер мәзлум милләтнең хокуклары, тулы булмаса да, танылган иде. Ундүрт ай дигәндә, алары да юкка чыкты,” – дип зарын белдерә. Ленин Вәлидинең сәяси наивлыгына бик гаҗәпләнә, билгеле. Шаян кеше булган дип язалар бит, бәлки кычкырып көлгәндер дә... “Ул килешү хәзер һичкемгә кирәге булмаган кәгазь кисәге генә,” – дип җавап бирә ул.

Хәзер исә Мәскәү Кремле кәгазь кисәген дә кирәксенми! Унитар дәүләт төзергә алынган җитәкчелек нишләп "регион" белән ниндидер шартнамә имзалап маташсын?!

Туксанынчы еллар башында бала-чага булганнар да бүген инде ир уртасы, хатын-кызлар үзләре бала үстерә. Хөр фикерле, демократик хокукый дәүләт төзүне төп максат иткән буын үсеп җитәргә тиеш иде. Үз телен сөйгән, үз мәдәниятен мәсләк иткән яңа татар... Юк, киресенчә, әлеге буынның күпчелеген рәхәт яшәү, дөнья малын үзләренә күбрәк туплау гына кызыксындыра. Аларга “суверенитет”тан матди файдаланып калырга өлгергән кайбер өлкәннәр үрнәк. Глобальләштерү дигән глобаль алдау заманында тагын ни көтәсең?

Ләкин күңел бит... Нидер өмет итә. Милли рух ничегрәк? Зыялыларыбыз кая югалды? Без әле кая барабыз? Тик күңел тиз төшә... Фидакярлар юк! Бардыр алар кайдадыр яфрак астында, әмма базарда бөердән чыккан тавышлар гына ишетелә. Ә тавыш кайчан бөердән чыга башлый? Шул-шул... Янә бер мәртәбә Тукайны искә төшерик: “...үзгәреп китте лөгать һәм истилях, Сәүдәгәрлектер зыялылык вә сәүдәдер зыя.” Үләренә егерме ике көн кала язган. Нәкъ безнең көннәр: зыялы битлеген дә сатып алырга була!

Ассимиляция элеккесеннән дә аянычрак афәт рәвешен алды

Татар телендә тәрбияли торган балалар бакчасы ачабыз, татар мәктәпләре гөрләп эшли дип мактанабыз, чынлыкта ассимиляция элеккесеннән дә аянычрак афәт рәвешен алды. Татарстаннан читтә үз телебезне, әдәбиятыбызны укыту бөтенләй мөмкин булмый башлады. Бу яңалык түгел, безне гасырлар дәвамында урыслаштырырга тырышканнар, ләкин бит гел каршылык күрсәтә килгәнбез. Нигә бездә рух сүрелде, бетте көч, сынды кылыч... Нигә татар хатыны баласына ана теле... юк, ана теле түгел икән инде...татар теле укытмас өчен Мәскәүгә ошак, ягъни шикаять яза?

Әллә мин милли хәятебезне артык кара төсләрдә күрәмме?

Суверенитет хакында декларациягә имзасын куйган мөхтәрәм Миңтимер ага Шәймиев, ике ел элек бер газетада (“Шәһри Казан”, 26.06.2015 ел) чыккан әңгәмәдән күренгәнчә, бөтенләй башка тәэссорат белән яши әнә! “Бу вакыт эчендә иң зур җиңү ул – халкыбызның үзаңы көчәю...”

Дөрес, шәһәр урамнарында кайберәүләрнең татарча сөйләшкән тавышы колакка чалына. Ләкин бу, уйласаң, гайре табигый хәл! Татарларның барысы да татарча сөйләшсә, табигый булыр иде. Шуның өчен бит инде ул Татар теле, бүтәннеке түгел.

Элекке президентыбыз дәвам итә: “Милли үзаң көчәю – киләчәк берничә гасыр өчен нигез ул. Бөтен нәрсә дә тиз генә эшләнми, хәзер менә “Мин – татар!” дип кычкырып, горурланып йөри торган көннәр килде.”

Үз милләтен белдереп шәрран ярып кычкырып йөрү үзеңне ким сизү комплексыннан килә

Үз милләтен белдереп шәрран ярып кычкырып йөрү, минемчә, үзеңне ким сизү комплексыннан килә. Кимсенгән кеше йә милләтен яшерә, йә, киресенчә, кирәксә дә, кирәкмәсә дә үзенең кем икәнен кычкыра. Бер мидәлнең ике ягы. Ә бит декларация нигезендә татар телен без кычкырып та, теләнеп тә түгел, ә эшлекле рәвештә чын дәүләт теле итәргә тиеш идек.

Бүтән телдә белем биргән мәктәпләрдә гадәттә татар теленә мәхәббәт тәрбияләп булмый. Кимсетелгән телгә хөрмәт уяна алмый. Милли үзаң хакында инде мин эндәшмим.

Миңтимер Шәймиев – ул мин фәкыйрь түгел, аны сәясәттә стратег дип мактыйлар, күпне күрәдер, ерактан ишетәдер, милләтебез турында сөйләгәндә дә карашы киләчәктәге берничә гасырны иңли бит әнә. Аксакал буш сүз сөйләмәс, оптимизмы безгә дә күчсен!

Тик уртак сагышыбыз аның, тулаем алганда, күңелне күтәрерлек сүзләреннән соң барыбер саркылып калган: “Әлбәттә, Татарстан, әйтик Таҗикстан, Казакъстан кебек башта союздаш республика булып, аннары мөстәкыйльлек алган булса, аңа кем шатланмас иде? Барыбыз да шатланыр идек, сүз дә юк”.

Хәзер “суверенитет” сүзе кулланылмый. Исеме дә юк, җисеме дә. “Республика” сүзе дә шул язмышка дучар булмасмы? Менә ни хакында уйланырга кирәк. Хәер, ул очракта да бәйрәм үзе югалмас, “Шәһәр көне” буларак бәйрәм итәрбез. Без шундый халык. Бәйрәм яратабыз.

Ркаил Зәйдулла
язучы

"Конгресс мөнбәре" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG