Accessibility links

Кайнар хәбәр

Империя Татарстанның суверенлыгын оныттырырга тели


Казан, 1992 ел (архив фотосы)
Казан, 1992 ел (архив фотосы)

Татарстаннарның күпчелеге 30 августта нәрсә бәйрәм иткәнен белми. Берәүләр аны Республика көне ди, башкалар Шәһәр көне дип кабул итә, тагын бер өлешенә ул гадәти ял көне. Ә чынында бу зур тарихи вакыйга белән бәйле бәйрәм бит.

Татарларның башкалар белән берәттән мөстәкыйльлеккә омтылышы аңлашыла. Дәүләтчелеге булган халыкның бу теләкне күңелдән җуйдырып булмый, хәтердән алып ташлау авыр. Горбачев заманында ачыктан-ачык сөйләргә, фикерләренңне әйтергә мөмкинлек барлыкка килгәч, татарлар да башкалар белән беррәттән тигез хокукка ирешергә теләгәнен белдерде.​

Башка милләтләр дә татарларның яхшырак яшәргә теләвен аңлап кабул итте

Фәкыйрьлектә иза чиккән халык сөрсегән атмосферадан туйган, ә хакимияттә утыручылар, миллиардлар белән идарә итеп, зур малларның читкә агылганын күрә, белә иде. Бу очракта астагылар белән өстәгеләрнең теләкләре бер булып чыкты. Республикада гомер итүче башка милләтләр дә татарларның яхшырак яшәргә теләвен аңлап кабул итте. Яшәү дәрәҗәсен күтәрергә кирәклеген барысы да теләде, чөнки союздаш булган Беларуста кешеләрнең ничек яшәгәнен ишетә, күрә идек бит. Руслар да үз фикерләрен белдерде.

30 августта кабул ителгән декларация Татарстанның башка союздаш республикалар белән бер сафка басуын аңлатты. Формаль булса да Татарстанның дәүләтчелеге янә яңарды дип саналды.

Мәскәү, билгеле, хакимият дилбегәсен берсенә дә бирәсе килмәде, дәүләтнең бөтөнлеген саклауга көчен салды. Бу аңлашыла бит, агып торган керемнән кем баш тыртырга теләсен? Суверенитет турындагы декларация референдум белән ныгытылды. Федераль үзәк килешүләр төзергә тотынды, әмма Татарстан белән Чечня моңардан баш тартты. Бары тик 1994 елда гына Мәскәү Татарстан белән аерым килешү төзүгә иреште. Әмма анда да Татарстан үзенең суверен республика статусын ассызыклады. Татарстан Русия белән берлектә дип язылды. Әлеге яңа Конституциядә бер дәүләтнең икенчесенә керүе яки кушылуы турында әйтелмәгән. Бу – ике дәүләтнең берлеге. ​

Мәскәү империя идеологиясен булдыру һәм аны тарату үзәгенә әверелде

Мәскәү көчәя барган саен бөтен килешүләр, шул исәптән шартнамә читкә этәрелде. Мәскәү аларны күрмәмешкә салыша башлады. Ул бөтен хакимиятне үз йодрыгына туплады. Финанс агымнарга да ул хужа. Мәскәү империя идеологиясен булдыру һәм аны тарату үзәгенә әверелде. Бу шартларда Татарстанда суверенитет көнен билгеләү, үз суверен хокукларын искә төшерү, ике дәүләт арасындагы шартанмәне озайту турында сөйләшүләр әкренләп тына башлады. 30 август мыштым гына Шәһәр көненә әверелде, җыр-бию, күңел ачу, һавага салют атуга әйләнеп калды. Бу бәйрәм ни аңлатканын да, татарлар, республикада яшәүчеләр өчен аның мөһимлеген искә төшерү дә юк. Хәтта ки хәтердән җую омтылышы да сизелә. ​

Татарстанны ниндидер аерым хокукларга ия дип гаепләү урынсыз

Бу вакыт аралагында республика нәрсәгә иреште, нәрсәдән колак какты? Шуны әйтергә кирәк: республика бүген Русиянең башка төбәкләре белән бер икътисади һәм хокукый кырда яши. Суверенитет турында декларациядә, Татарстанның беренче Конституциясендә язылганнардан берни калмады. Без Мәскәү ни әйтә шуны эшлибез. Ул кануннар кабул иткәндә Казан да катнаша, тик барысы да формаль. Татарстанның Мәскәүдә утырган берничә депутаты бар, әмма аларны Татарстан сайламый, бу депутатлар думада Мәскәү төртеп күрсәткәнгә генә утыра. Шуңа күрә Татарстанны ниндидер аерым хокукларга ия дип гаепләү урынсыз. Мәскәү җырын җырлыйбыз, Мәскәү фәрманнарын үтибез.

Әмма башкача булырга мөмкин идеме? Минемчә, юктыр... Сәбәпләрен барлыйк.

Без – һаман да күңелебезнең төбенә кадәр "совок"лар

Беренчедән, татарлар үзләренең дөньяга карашлары, холык-фигыльләре белән урыслардан аерылса да, демократия урынына империя төзергә тотынган зур рус дөньясында үзен ят бер кисәк итеп тоярдай дәрәҗәдә түгел. Без ил өчен түгел, ә Мәскәүдәге элиталарның империячел омтылышлары өчен һәлак булучылар арасында татар исем-фамилияләрен дә күрәбез. Безнең эчебезгә шулай ук Америкага каршы булу хисе дә кереп оялаган. Көнбатышка каршы кәефләрнең өстенлеге мактала. Без – һаман да күңелебезнең төбенә кадәр "совок"лар. Ирекле фикерне кабул итә алмыйбыз. Без – түрә кушкан намзәткә һәм кешеләрне шәхескә санамаган, ә аңгыра сарыкка тиңләгән фиркагә тавыш бирергә әзер булучылар.​

Миңнеханов татарга кагылган бер генә сәяси чыгыш та ясамады

​Икенчедән, мәгълүмат чаралары махсус хезмәтләр белән иңгә-иң торып халыкның миен юу өчен туктаусыз эш алып бара. Танырга кирәк: алар бу эштә уңышлы нәтиҗәләргә иреште. Халык тулысынча дип әйтерлек кыйбласын югалтты, инде хәзер нинди җәмгыять төзегәнен дә аңламый. Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев кунакларны Болгар ислам академиясендә дә йөртә, үзе белән ияртеп Зөядәге чиркәүләрне дә күрсәтә, поплар белән бергә Казан Кирмәне янында төзелеп килә торган чиркәү төзелешен дә бага. Йә булмаса, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ниләр белән генә шөгыльләнми, әмма әлегә кадәр татар халкына кагылган бер генә сәяси чыгыш та ясаганы булмады. Татарлар арасында кайнар бәхәсләр тудырган күпләгән сорауларга карата да аның нинди каршта икәнлеге билгеле түгел. Ул шулкадәр җайлы итеп милли мәсьәләләрдән читләште ки, милли сораулар үзенә кагылмый дип уйлый.

Моның өчен алар хәтта шайтанга да табынырга риза

Өченчедән. Халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм социаль статусы нык бүленде. Баеган татарларның мәнфәгатьләре инде халыкның милли мәнфәгатьләре белән туры килми. Элита, республика милкенең калҗасын эләктереп, байлыкларын саклап калу һәм арттыру өчен генә тырыша. Моның өчен алар хәтта шайтанга да табынырга риза. Бары тик аларга тимәсеннәр генә. Милләтнең бүлгәләнүендә ясалма рәвештә бер социаль төркемне икенчесенә каршы кую да үз ролен уйный башлый.​

Без ниндидер демократик берлек төзи алыр идек

Татар милләте һәм, гомумән, республика Русия белән бергә нәрсәгә ирешә алыр иде? Чынлыкта барысы да башкача була ала иде. Без ниндидер демократик берлек төзи алыр идек. Башлангыч чорда ул бәлкем “өлкән туган” урынына дәгъва кылмыйча вәкаләтләрне суверен дәүләтләр буларак бүлешкән Татарстан һәм Русия берлеге булыр иде. Берлеккә каршы булучылар моны башкача тасвирларга тырышса да, Татарстан беркайда да китә алмаячагы билгеле. Татарстан, бик теләсә дә, Айга күченә алмас иде. Үзара мөнәсәбәтләр башкача корылыр иде. Нәтиҗәсе уңышлы булган очракта Беларус, Украина һәм Казакъстанның да киләчәктә бу берлеккә кушылуы ихтималы зур дип саныйм. Шулай булган булса, бүгенге кебек Дәүләт думасы дәрәҗәсендә Русиянең яңа башкаласын эзләп утырмаслар иде. Империяләргә хас булганча, барлык хакимият, финанслар чамасыннан артык Мәскәүдә тупланмаса һәм урыннарга вәкаләтләр, ресурслар күбрәк бирелсә, Көнбатыш белән каршылыклар булмаса, гадел сайлаулар һәм хакимият структураларында халык вәкилләре дә керсә, без технологияләр, капитал, инвестицияләр үтеп керүгә ачыграк була алыр идек. Әлеге хәлләр Мәскәү һәм Казанның 1994 елда имзаланган шартнамәне чынлыкта тормышка ашыруы белән башланып китеп, Русиянең башка субъектларына да күчәр иде. Әмма барып чыкмады.

Ильяс Илалетдинов
галим, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG