Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лия Заһидуллина Татарстан дәүләт телерадиоширкәтеннән китә


Лия Заһидуллина (у) Татар автономияле республиканың Югары Шурасы президиумы секретаре Дания Дәүләтшина белән (2014 ел)
Лия Заһидуллина (у) Татар автономияле республиканың Югары Шурасы президиумы секретаре Дания Дәүләтшина белән (2014 ел)

Татарстан телевидениесендә 50 ел эшләгән алып баручы, диктор, Милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Татарстанның халык артисты Лия Заһидуллина вазифасыннан китәргә җыена. "Башка эшкә күчәм", ди танылган диктор.

Лия ханым Азатлыкка сөйләвенчә, әле ул операциядән соң дәвалану ялында. "50 елдан артык эшлим бит инде, кайчан да булса китәргә кирәк. Телевидениегә рәсми рәвештә 1966 елда урнашкан идем, ә беренче тапшыруларны 1964 елда ук алып бара башладым. Ярты гасыр вакыт узган", диде Заһидуллина Азатлыкка.

Милли тапшырулар хезмәтен кем җитәкләячәген белмим, диде Лия ханым. Үзе исә киләчәктә мөгаллимлек итәргә җыена.

"Китәм" дигәч, кызлар елый ук башлады. Һәрберсе яныма кереп, җылы сүзләрен әйтте. Бик дулкынландыргыч булды. Эшләгән эшләрем юкка булмагандыр. Укучыларым Казанның барлык телеканалларында уңышлы эшли", дип үз тәэсирләре белән уртаклашты диктор.

Былтыр апрель аенда Лия Заһидуллинага 70 яшь тулды, президент Рөстәм Миңнеханов легендар тележурналистны юбилее белән котлап, аңа "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" медале тапшырды. Былтыр шулай ук аңа “Бәллүр каләм” бәйгесендә иң зур бүләк – машина тапшырдылар.

Лия Заһидуллинаны тамашачы "Чын йөрәктән", "Ханым", "Штрихи к портрету города" тапшырулары аша белә.

Кайбер чыганакларга караганда, Татарстан телевидениесенең Милли тапшырулары хезмәтен Илнур Фәйзрахманов җитәкләргә мөмкин. Ул моңа кадәр "Азан" интернет радиосының баш мөхәррире иде. "Азан"га килгәнче Фәйзрахманов "Болгар" радиосы җитәкчесе булды.

XS
SM
MD
LG