Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым түрәләре кырымтатар мәктәбе капкасындагы милли тамганы тыйды


Кырымтатарлар бинага тамгалы байрак элә (архив фотосы)
Кырымтатарлар бинага тамгалы байрак элә (архив фотосы)

Кырымның Ички (Совет) районы җитәкчелеге кырымтатар милли мәктәбенең зур капкасына урнаштырылган кырымтатар милли символы - кырымтатар байрагындагы тамганы алып ташлауны таләп итте.

Тамганың яңа уку елы алдыннан мәктәпне кабул итү өчен килгән комиссия, атап әйткәндә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Валентина Акуленко тарафыннан тыелганы мәгълүм булды. Комиссия тарафыннан "тамга стандартларга туры килми, аның янына Кырым, Русия символларын да куярга кирәк иде", дигән сүзләр яңгыраган. Мәктәп коллективы моңа риза булмаган. Нәтиҗәдә тамга алып ташланган, ләкин мәктәп җитәкчелеге Кырым, Русия символларын да куймаган.

“Мәктәбебез милли мәктәп булганы өчен, милли хисләрне, укучыларда горурлыкны үстерү өчен без бу ел мәктәп капкабызга тамганы урнаштырырга булдык, шулай да эшләдек, ләкин район җитәкчелеге моңа каршы чыкты”, диде мәктәп директоры Рустем Курбанов. "Миңа мәгариф министрлыгыннан шалтыратып “проблема чыгарып утырма” дигән киңәшләр дә булды", диде ул.

Бу мәктәптә 343 кырымтатар укучысы укый. 1-9нчы сыйныфларда дәресләр кырымтатар телендә алып барыла, ләкин математика, физика, химия һәм башка төгәл фәннәр рус телендә, өлешчә кырымтатарчага тәрҗемә ителеп алып барыла. Бу сыйныфларда кырымтатар теле һәм әдәбиятына атнада 4-5 сәгать аерыла. 1-4нче сыйнфларда укыган 160 укучы кырымтатар телендә укытыла.

“Бу ел беренче сыйныфка 43 укучыны кабул итәргә планлаштырган идек, ләкин урын җитмәү сәбәпле тик бер сыйныфны ачып 24 укучыны кабул итә алабыз. Спорт залыбыз юк, ике бүлмәне берләштереп актлар залын оештырдык, 60 кешелек ашханәдә укучыларны чиратлап ашатырга мәҗбүрбез. Мәктәп бинасын киңәйтергә дип күпме сорыйбыз, мәсьәлә искечә кала бирә. Безнең районда кырымтатарлар сан ягыннан 25-30% тәшкил итә”, диде Рустем әфәнде Азатлыкка.

Ички районындагы 16 мәктәпнең берсе милли кырымтатар мәктәбе. Кырымда мәктәп яшендәге 30-35 меңгә якын кырымтатар укучысы бар. Аларның 25-30 меңе урыстелле мәктәпләрдә белем алырга мәҗбүр.

Кырымның мәгариф, фән һәм яшьләр эшләре министрлыгы китергән саннарга күрә, 2016-2017 уку елында Кырымның 532 муниципаль гомум белем бирү оешмаларында 188,5 мең бала укыган. Шулардан кырымтатар телендә укыткан Украина заманыннан калган 15 мәктәптә 5,3 мең бала белем ала.

XS
SM
MD
LG