Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карасубазар хакимияте азан тавышын киметүне таләп итә


Карасубазар хакимияте азан тавышын киметүне таләп итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

Кырымтатарлар 1 сентябрь Кырым мәчетләрендә Корбан бәйрәме намазларын иртән сәгать җидедә үткәрде. Карасубазар шәһәр мәчетендә дә шундый бәйрәм намазы укылды, мәчет имамы Сервер әфәнде вәгазь укып Корбан чалуның максаты хакында сөйләп мөселманнарны бәйрәм белән котлады. Ул арада шәһәр хакимиятенә Карасубазар шәһәр мәчетенең азаннары каты яңгырый дигән шикаятьләр килгән, хакимият исә үз чиратында азаннар тирә якта яшәүчеләргә тынычлык бирми, иртән йокыдан уята, авырулар бар дип азан уку тавышының киметүне таләп иткән.

XS
SM
MD
LG