Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 04:31

Көзнең беренче ае тамашачыларны нинди фильмнар белән шатландыра? Азатлыкның Киноханә шәлкеме сентябрьдә игътибарга лаеклы фильмнарны барлый.

Сентябрь ае хоррор яратучылар һәм Стивен Кинг җанатарлары күптәннән көткән премьера белән башланып китә. 7 сентябрьдән Стивен Кингның танылган "Ул" ("It") куркыныч фильмы күрсәтелә башлый. Бу танылган әсәрнең икенче экранлаштырылуы, моңа кадәр 1990 елда чыккан кыска сериал бар иде.

Әсәрдәге вакыйгалар 1950нче елларда Америкада барса, фильмда 1989 ел вакыйгалары тасвирлана. Мэн штатының кечкенә Дерри шәһәрендә балалар югала башлый. Туган-дусларын югалткан бер төркем балага, бала урлаучы Пеннивайз клоуны белән көч сынашырга туры килә.

[Куркыныч фильм трейлеры, хоррор жанрыннан курыксагыз, карамаска киңәш итәбез]

Тәнкыйтьчеләр фильмны куркыныч фильм буларак кына түгел, ә тормышның төрле якларын яктырткан әсәр буларак кабул итәргә чакыра. Фильмда балалыктан чыгу, фанатизм, игелек һәм явызлык, ышаныч һәм ярату көче проблемнарын күреп була.

Кемгә карарга? Хоррор жанрын яратучыларга. Стивен Кинг җанатарларын әйтеп тә тормыйк, алар бу фильмга болай да бара. Балаларны кинога алып барырга киңәш итмәс идек.

Kingsman: Алтын боҗра (Kingsman: The Golden Circle)

2015 елда дөнья күргән Kingsman фильмы шулкадәр популяр һәм табышлы булды ки, аның дәвамы булачагы шунда ук аңлашылды. Бу суперагентлар турында стандарт булмаган фильм. Аның үзәгендә - Англиянең Kingsman исемле серле хезмәте.

Фильмның икенче өлешендә серле хезмәтнең штаб-фатирларына беленмәгән көчләр һөҗүм итә. Гадәттәгечә, дөньяны коткару максаты куелган агентлар хәзер АКШның Statesman серле хезмәте белән берләшеп, явыз ниятле дошманга каршы чыга.

Кемгә карарга? Стиль яраткан кешеләргә. Суперагентлар турында триллер жанрын яратучыларга туры килер. Игътибарлы булыгыз, фильм рейтингы R, димәк 18 яшькә кадәр балаларны аңа алып барырга киңәш итмәс идек.

Брэд статусы (Brad's Status)

Күзәтүебезне җиңел, тормышчан комедия белән дәвам итик. Бен Стиллер башкаруында төп герой Брэдның яхшы эше һәм аны яраткан гаиләсе бар. Шулай да ир-атка аның сыйныфташлары уңышы тынычлык бирми. Улы белән төрле көллиятләрне карау сәфәрендә ул элекке сыйныфташлары белән очраша һәм үзен уңышсыз дип саный башлый.

Әтиләр һәм балалар проблемына кагылып, фильм, комедия булуына карамастан, бик тә әһәмиятле мәсьәлә күтәрә - кешенең булганы белән канәгать итеп яшәү һәм көнләшүдән тыелу. Ул яктан фильм әхлакый тәрбия ролен дә уйный.

Кемгә карарга? Бер яктан, җиңел комедия, икенче яктан, мәгънәле фильм карарга яратучыларга.

Яллап үтерүче (American Assassin)

Сентябрьдә экранга шулай ук Якын көнчыгыштагы хәрби низаг турында яңа триллер чыга. АКШ агенты Митч Рэппның кәләше теракт нәтиҗәсендә һәлак була. Шуннан соң ул терактлар турында алдан белеп, аларны булдырмау һәм җинаятьчеләргә ау юлына чыга.

Үзәк күзләү идарәсе башлыгы урынбасары Стэн Херли ярдәме белән ул очраклы булып күренгән һөҗүмнәр дулкынын өйрәнә һәм аларның махсус оештырылган план икәнен аңлый. Фильм үзәгендә - күзләү нәтиҗәсендә Якын көнчыгышта башланырга торган Өченче дөнья сугышын булдырмау.

Кемгә карарга? Триллер жанрын яратучыларга. Сугыш, атыш, дөньяны коткару темаларын яратасыз икән, фильм сезнең өчен.

Синең исемең (Kimi no na wa)

Киноханә шәлкемендә без аниме жанрында мультфильмнарны сирәк киңәш итәбез. Ләкин бу жанр яратучылар өчен зур премьера булган "Синең исемең" дигән мультфильм турында әйтмичә булдыра алмыйбыз. Аны танылган япон режиссеры Макото Синкай төшергән, ул фильмның сценаристы да.

Үз жанрына тугъры булып, мультфильм сюжеты гадәти булмаган вакыйгаларга һәм фантастик элементларга бай. Фильм үзәгендә - йокы вакытында бер-берсе белән тәннәре белән алышынган Токио егете һәм авыл кызы. Бу күренеш озак дәвам иткәннән соң юкка чыга, һәм төп геройлар бер-берсен эзләү юлына чыга.

Кемгә карарга? Аниме карый торган кешеләргә. Бераз фантастик эчтәлекле мәхәббәт кыйссасын ошатучыларга кызык булыр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG