Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар ислам академиясенә 36 студент кабул ителде


Болгар ислам академиясе бинасы
Болгар ислам академиясе бинасы

4 сентябрь Болгар ислам академиясе укучылары студент билетлары алды.

Болгар ислам академиясенең беренче уку елында 36 студент белем алачак. Аларның 27се магистратурага, тугызы докторантурага кабул ителде. Магистрантлар 3 мең сум стипендия алачак. Яхшы укыган очракта бу сумма 10 мең сумга кадәр артырга мөмкин.

Академия ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, магистратурага Дагыстаннан тугыз, Уфадан дүрт, Әстерхан һәм Пензадан ике кеше кергән. Калганнары Татарстаннан. 100 абитуриенттан 36 кеше кабул ителгән.

Болгар ислам академиясен тантаналы ачу чарасында Татарстан президенты, министрлар, депутатлар, дин әһелләре, район башлыклары катнашты.

Болгар ислам академиясенең беренче нигез ташы 2016 елның 21 маенда, Болгарда ислам кабур итүне искә алырга җыелган халык катнашында тантаналы рәвештә салынган иде.

XS
SM
MD
LG