Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 17:37

Азатлык радиосы 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә

"Вакыт" газеты либераль карашлы популяр матбагаларның берсе була. Беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыккан. Беренче баш мөхәрире Фатих Кәрими булган, төп наширләре – Русиянең "алтын патшалары" Шакир һәм Закир Рәмиевлар. Газет башта атнага 2-3 тапкыр, ә соңрак, 1913 елның 1 гыйнварыннан көндәлек булып чыккан.

"Вакыт" газеты, Оренбур
3 сентябрь 1917 ел (№2280)

Мөселман шурасы башкарма комитетыннан

Петроград – Русия мөселманнары Милли шурасының башкаручы комитеты бөйлә хитабнамә нәшер итте.

Мөселман гражданнар! Мәмләкәт зур хитра алдында тора. Бер яктан дошман гаскәре бөтен көче белән мәмләкәт эченә керергә тырышкан хәлдә, икенче яктан мәмләкәт эчендә үзара сугыш чыгарга тора. Генерал Корнилов мокыт хакимияткә каршы фетнә кузгатты. Бер такым гаскәре фиркаләрне игъфал кылып, Петроград өстенә сук итте. Һич шөбһә юк, Корнилов хәрәкәте мөфәкатьсез бетәчәк. Гаксел инкыйлабчылыкка каршы көрәшү юлында мөселманнар мокыт хөкүмәткә һәртөрле чаралар белән ярдәмләшергә тиеш. Зур читенлекләр белән көрәшеп алынган хөрриятләрне усаллык юлын тоткан генералның аяк астында таптатмау өчен, һәмма көчләр сарыф ителергә тиеш. Ошбу куркынычлы үзара сугыш хитрасы вакытында Русия мөселманнары үзләренең язмышларын инкыйлабның башыннан бирле хөрриятне саклауга хезмәт иткән хакимият вә демократия оешмаларының язмышлары белән бергә багларга тиешләр”.

Милли вилаятьләр кирәк

Инкыйлабтан соң төрле якка таралып яшәгән мөселманнар бергә җыйнала вә төрле мәркәзләр тирәсенә килеп оеша башладылар. Һәрбер мөселманлы өяз вә губернаның мөселманнары җыелып, съезд ясаганнан соң, комитет яки бюро исеме белән губерна вә өяз оешмалары вөҗүдкә китерделәр. Ләкин мөселманнар үзләренең җыелыш вә оешмалары өчен мотлака губерна, өязләрне, ягъни Русия хөкүмәтенең администрация төзелешен эсас (нигез) итеп тоттылар. Хәлбуки, бу төзелеш күбесенчә мөселманнарның саннарына вә җәгърафи мокыйгъларына тугры килеп бетмидер. Мәскәү съездында безнең эчке Русиядән вәкилләрнең гадәттән тыш күп булуы вә төрле җир һәм төрле сыйныфтан килгән вәкилләр арасындагы тәнасыйпсызлыкның бер сәбәбе, шөбһәсез, шушы иде.

Съездга йөз мең мөселманлы өязләр ике-өч вәкил җибәрде. Мөселманы 5-10 мең булган өязләр дә бер-ике вәкил күндәрде, хәлбуки, шундый өязләрдә күршеләрендә булган башка өяз мөселманнары илә берләшеп, эш кылып мөмкин иде.

[…]

Казанда булган икенче мөселман съездында эчке Русия вә Себер мөселманнары өчен милли, мәдәни мохтарият игълан кылынып, моннан соң шул мохтариятны гамәлгә кую өчен милли оешмаларымызны ныграк бер эсаска куярга, халыкның санына мөнәсәбәт рәвештә үзгәртергә вә рәсмиләштерергә карар бирелде. Шуның нәтиҗәсе уларак хәзер төрле җирдә губерна съездлары булып, губерна оешмалары оештырылыпя ята. Казан вә Уфада бунлар ясалып бетте. Оренбур та шуның хәзерлеген күрмәктә. Ләкин, мәгәлтәэсеф (кызганыч), бунда да баягы иске эздән аерылмау күренә. Бер миллион ярымга якын мөселманы булган Уфада үзенә бер вилаять шурасы төзи. Мөселманы 30 меңләрдән артмаган Тамбов та шуңа хәзерләнеп ята, шаять, Нижний вә Кострома мөселманнары да шул юлда хөкүмәт итә торганнардыр. Мәсәлән, Казан милли шурасына кырык авыллы Зөя өязеннән ике вәкил кергән хәлдә, өч авыллы Чабаксар өязеннән бер вәкил керде. Хәлбуки, тәнасебкә ригая кылынганда, Чабаксар белән Чуил өязләрен бергә кушканда да бер вәкил кермәскә тиеш. Иң яхшысы бу ике өязне үзләренә якын булган Зөя өязенә кушу иде.

Безгә Русия хөкүмәтенең уңаена карап ясалган губерналар ярамый, милли вилаятьләр кирәк

Безгә Русия хөкүмәтенең уңаена карап ясалган губерналар ярамый, милли вилаятьләр кирәк. Чөнки вилаять дип исем бирелә торган нәрсә булу өчен яхшы ук зур булырга, халкы йөз меңләр белән саналырга тиеш. Шундый күп халыклы вилаять кенә чын вилаять шурасы дип әйтерлек бер шураны күтәреп тоа алырлык матди вә мәгънәви бер куәт була ала, шундый зур куәткә таянган шура гына өязнең иптәшләре булган башка зур вилаять шуралары белән бер рәттән тора ала. Сәяси вә мәдәни оешмалар, территориягә карап түгел, бәлки, халыкның санына карап төзелергә тиеш.

[…]

Милли вә мәдәни мохтарият белән идарә ителә торган бу биш миллион кадәр мөселман сигез милли вилаятькә бүленергә тиеш. Бунларның алтысы: Волга вә Урал буйларындагы төп мөселманлы җирләрне эченә алып, җиденчесе – Себер, дала һәм Төркестан вилаятьләренә чәнчелгән татарларны, сигезенчесе рус арасына таркалган гарби Русиядәге мөселманнарны үзенә каратыр. […]

Җ. Вәлиди

Карточка өләшенә. Беренче сентябрьдан игътибар шәһәр халкына он, икмәк, чәй, шикәр карточкалары өләшенә башланды. Бу карточкалар буенча җан башына көненә бер кадак күмәч, яки айга 25 кадак он, җан башына айга кадак ярым шикәр биреләчәк.

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

XS
SM
MD
LG