Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:55

Азатлык 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә.

Кояш" газеты Казанда 1912 елның 10 декабреннән 1918 елның 29 мартына кадәр нәшер ителгән көндәлек басма. Баш мөхәррире - Зәкәрия Садретдинов, соңрак Г.Ногайбәков була. Газет XX гасыр башында татар китабын нәшер итеп сатучы иң эре сәүдә оешмасы хуҗалары, данлыклы бертуган Кәримовлар акчаларына чыга.

"Кояш" газеты, Казан
10 сентябрь 1917 ел (№1161)

СУГЫШ

Өч сәнәлек (еллык) сугыш теләфәте – сугыштагы теләфәт хакында мәгълүмат җыю өчен Копенһагта тәшкил ителгән институттан чыккан хәбәргә күрә, өч ел эчендә сугышучы дәүләтләрнең гаскәрләреннән бөтенләй һәлак булган вә яраланганнарның саны түбәндәге микъдарда:

Бөтенләй һәлак булган вә яраланганнар 5 миллион. Сугыш вакытында дөньяга килүче балаларның саны кимегән – 9 миллион. Бөтен сугышучы дәүләтләрнең сарыфлары – 350 миллиард.

Югарыда бәян ителгән 7 миллион сугыш корбаны өчен җеназа алае төзелсә, бу алайның озынлыгы 14 мең чакрымга сузылачактыр ки, Владивосток белән Париж арасындагы ераклык димәктер.

Мөселманнардан вакытлы хөкүмәткә Милли-мәдәни мөхтәриятемезне вөҗүдкә чыгару хәяте тарафыннан, Корнилов фетнәсе мөнәсәбәте белән Керенскийга түбәндәге телеграм бирелгән.

Ватанның агыр дакикалар уздырган вакытында, башында Корнилов тора торган гаксәл хәрәкәнең кара көче хаинанә (сатлык) сурәттә революция һәм халык тарафыннан игътираф ителгән властька каршы тәгъриф ителгән бу чакта, без, урта Русия мөселманнарының вәкилләре үземезнең милли идарәмез наме белән сугыш сафында вә арттагы күп миллионлы мөселманларның ялган вәгъдәләр белән ялгыш юлга кертелмәүләре һәм гаксәл хәрәкәне аңламаулары тугрысында һәрбер чараларны күрәмез. Мөселманнар үзләренең революция һәм ватан алдынада булган бурычларына каршы хыянәт итмәсләр һәм революция белән алынган нәрсәләрне вакытлы хөкүмәтне химая итү юлында аяк өсте басачаклардыр.

Бу мөрәҗәгатемезне мөселманнар булган һәрбер гаскәри кысымларда игълан итүеңезне үтенәмез.

Эчке Русия мөселманнарының Милли-мәдәни мөхтәриятләрен
вөҗүдкә чыгару хәятенең рәисе – Садри Максудов,
идарәи рухания рәисе – мөфти Г. Галиев.

Бу телеграм 29 август төнендә җибәрелгән.

КАЗАН ВИЛАЯТЕ МИЛЛИ ШУРАСЫ

Казан губернасында миллионга якын мөселман бар. 750 авыл һәм меңнән артык мәхәллә бар. Һәр мәхәлләдә бер мәктәп бар. Шуның өстенә халкымызның яртысын тәшкил иткән хатын-кызларымызны да кушсак, алар өчен дә дин-исламны тану, шаригатьне белү кирәк дисәк, янәдән мең кадәр мәктәп кирәк. Һәр авылда ирләр өчен бер, кызлар өчен бер мәктәп кенә фарыз итсәк тә, бөтен губернамызга мең ярым мәктәп, мең ярым мөгаллим вә мөгаллимә, аларга вазифа, китап вә башка уку әсбаплары вә мәктәпләрнең башка хәрәҗәтләре кирәк булачак. Хәзер уку вакыты инде. Руслар вә башка миллләтләр бу ел хосусан уку вә укыту эшенә артык әһәмият биреп, миллион-миллион акчалар сарыф итә башладылар.

Без мөселманнарга да милләтебез башкалар аяк астында изелеп калмасын дисәк, бүгеннән үк халкыбызны укыта башларга кирәк

Милләтләр киләчәктә хөр Русия җөмһүриятендә икътисади вә милли ярышта изелеп калмасын өчен, бүгеннән хәзерләнә, тырыша башладылар. Без мөселманнарга да милләтемез башкалар аяк астында изелеп калмасын дисәк, бүгеннән үк шуңа керешергә, халкымыны укыта башларга вакыты, көне, сәгате җитте. Ләкин моны кем эшләячәк, моңа кем акча бирәчәк, кем керешәчәк, ул акчаны кем җыячак, мәктәпләрне кем хәзерләячәк, кем табачак?

Безнең хөкүмәтемез юк, министрымыз юк, земстволарымыз юк, менә шул “юкларымыз”ны уйлап, халкымызның шул ихтыяҗларын күз алдында тотып, Казан губернасы мөселманнары үзләренә бер мөэссә ясадылар: бөтен халыктан сайланып куелган губерна корылтае тәшкил иттеләр. Корылтай шул эшләрне карар өчен үз арасыннан губерна Милли шурасы сайлап калдырды. Менә хәзер шура эшкә кереште. Мәктәпләрне карамакчы, мөгаллимнәр хәзерләмәкче була. Милли шураның эше бу гына түгел, ул мәхәлләләрне карарга, мәсҗедләрне идарә итәргә, имам вә мөәзинләрнең хәлен яхшылатырга, вә гомуми милләтләрнең дини вә мәдәни һәммә ихтыяҗларын тикшерергә һәм тутырырга тиеш. Бу эшләр өчен чиксез зур акчалар кирәк булачак. Милли шура бу елга никадәр күп акча тотса, милләт шул кадәр мәсгуд, шул үлчәүдә тәрәккый ителгән булачак.

Соң бу акчаларны кайдан алырга? Безнең хөкүмәтемез юк, без халыкка налог салмыймыз, казна җыймыйбыз. Киләчәктә бу акчаларны табуның юлларын милләт үзе тикшерер һәм табар. Ләкин хәзергә һичбер төрле юлы юк, ләкин бер генә чарасы бар: милләт үзе, үз ихтыяры берлә шул акчаларны җыярга тиешле. Милләтен, динен сөйгән һәр мөселман хәленнән килгән кадәр ярдәм итәргә тиеш.

Казан Милли шурасы бөтен Казан губернасы мөселманнарына мөрәҗәгать итә һәм алардан ярдәм көтә. Милли шура эшли башлады, тик акчасы гына юк. Акча җибәрү өчен адрес:

Казань. Губернский Мусульманский Совет
Милли шура рәисе – Мәхмуд Фуад Туктаров
Әгъзалары – мулла Касыйм Салихи, Газиз Гобәйдуллин, прапорщик Хәлилулла Сафиуллин, Галәметдин Шәрәф.

СӨЕМБИКӘ МАНАРАСЫНА АЙ

Хәрби комитетның 2 август гомуми җыелышында башка мәсьәләләр белән бергә Сөембикә манарасының башындагы орелны алып, шуның урынына ай кую мәсьәләсе мөзәкәрә ителеп, бер авыздан кабул ителгән. Хәрби комитет шул турыда инде С.С.Р. һәм К.Депутатовка кагыт (кәгазь) җибәргән. Әгәр дә шул эш фәгалияткә чыгачак булса, хәрби комитет орел алуны бөек бер тантана белән уздырырга исәпли.

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG