Хрунова Idel.Реалиига әйтүенчә, Сәфәргалигә хөкем "нигезсез чыгарылган, аның гаепле булуы турында дәлилләр китерелмәгән".
Равиль Байкеев фикеренчә, Данис Сәфәргали белән зыян күрүче арасында бина арендасына кагылышлы низаг булган, бу хулиганлык дип җинаять эше кузгату өчен нигез булып тора алмый. "Сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү мәсьәләсенә килгәндә, Сәфәргали беркемгә дә сукмаган, ул кыйналудан хатынын яклаган", ди адвокат.
Татарстанның Югары мәхкәмәсендә утырышның кайчан булачагы әлегә билгеле түгел.
31 август Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесен өч ел колониягә хөкем итте.
Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115нче маддә), кыйнауда (116нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282нче маддә) гаепле дип тапты.
Сәфәргали 2016 елда булган кыйнашу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды.