Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанк, Интехбанкның алданган мөштәриләре Казанда митинг үткәрде


Татфондбанк, Интехбанкның алданган мөштәриләр митингы. 9 сентябрь 2017
Татфондбанк, Интехбанкның алданган мөштәриләр митингы. 9 сентябрь 2017

Алданган мөштәриләр акчаларын тулысынча кайтаруны таләп итә.

"Татфондбанк һәм Интехбанкның зыян күргән мөштәриләр берлеге" Казанда Петров паркында митинг үткәре. Чарага йөзгә якын кеше килде дип хәбәр итә "Idel.Реалии".

Чарада катнашучыларның кулларында "Халиков, (элекке премьер-министр) халык мәхкәмәсе булачак", "Р.Мусин (Татфондбанкның элекке мөдире) безнең акчаларны кайтар!" һәм башка язулар бар иде.

Митингта Русия президенты Владимир Путин һәм Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин исеменә язылган мөрәҗәгатькә имза җыйдылар. Анда Татфондбанк җимерелүгә гаеплеләрне җәзага тартырга диелә.

Митингта Татарстан президенты киңәшчесе, теләктәшлек вакыфы җитәкчесе Айрат Нуретдинов та катнашты. Ул хакимиятләрнең Киров районындагы 795 гектар җирне вакыфка бирүләрен кабат белдерде. Әмма мөштәриләрнең кайчан үз өлешенә тигәнне алачакларының вакытын төгәл әйтә алмады. Вакыф кулдан килгәннең барсын да эшләчәчәк диде.

Полиция чара буласы урынны әйләндереп алган, ике автозак та китерелгән иде.

Зыян күргән мөштәриләр берлеге өченче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә генә Казан башкарма комитеты митингка рөхсәт бирде.

3 март Русия банкы Татфондбанк, Интехбанкның лицензияләрен алу турында белдерде. Апрельдә Татарстан арбитраж мәхкәмә бу банкларны банкрот дип игълан итте.

XS
SM
MD
LG