Accessibility links

Русиядә бердәм сайлау көне. Күзәтүчеләр: "Канун бозулар бар"


Мари Илендә сайлауга килгән ханым
Мари Илендә сайлауга килгән ханым

Алабугада "карусель" мөмкинлеге хәбәр ителә. Әлмәт районы Түбән Мактамада дәүләт оешмасыннан берәү сайлауга керүче-чыгучылар белән сөйләшеп тора. Яңачабаксарда Бердәм Русиягә үгетләгән полиция хезмәткәре, мәктәп мөдире тоткарланган.

10 сентябрь Русиянең 82 төбәгендә бердәм сайлау көне. 16 губернатор сайлана, шул исәптән, аннексияләнгән Кырымның Акъяр (Севастополь) шәһәрендә дә. Идел буе бүлгесендәге ике республикада – Мари Илендә һәм Удмуртиядә губернатор сайлыйлар. Татарстанда һәм Чуашстанда җитешмәгән муниципаль депутатлар өчен тавыш бирәләр. Дәүләт шурасына бер депутат сайлана.

Күзәтүчеләр, намзәтләр, активистлар социаль челтәрләрдә канун бозуларны хәбәр итә.

Аннексияләнгән Кырымның Акъяр шәһәрендә сайлау бүлекләренә алдан теркәлү узмаган журналистрларны һәм җәмәгать күзәтүчеләрен кертмиләр. 9 сентябрь Европа берлегенең тышкы сәясәт хезмәте сүзчесе Майя Косьянчич Акъярда Мәскәүгә буйсынган губернатор сайлауны Европа берлеге танымый дип белдергән иде.

Түбән Камада 2238нче һәм 2239нчы сайлау бүлекләрендә "Түбән Кама ипи комбинаты" ширкәте тәма-томнарын саталар. КПРФның Татарстан бүлеге әлеге хәл канун бозу булып тора дип белдерә, чөнки бу ширкәт җитәкчесе Рөстәм Абдуллин "Русия коммунистлары" фиркасеннән әлеге сайлау бүлекләреннән шәһәр җыенына намзәт булып бара.

Шул ук бүлегедән КПРФ намзәте Елена Гатина фикеренчә, Абдуллин сайлаучыларны сатып алу өчен эш урынын файдалана. КПРФның республикадагы җитәкчесе Хафиз Миргалимов әлеге канун бозу турында Русия сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфиловага мөрәҗәгать юллаган, дип хәбәр итә "Idel.Реалии". Әлеге медиа Идел буе төбәкләреннән җанлы блог алып бара.

Соңрак шәхәр мәхкәмәсенең Абдуллинны намзәтлектән алмау карары чыгарганы билгеле булды.

Әлмәт районы Түбән Мактама авылында тавыш бирүче күзәтүчеләргә түрәләрнең аерым бер намзәтне сайларга күрсәтмә бирүен әйткән. Бу авылда бер ханым сайлауга кереп барган һәм чыккан һәркем белән дә сөйләшкән. Күзәтүче сүзләренчә, ул үзен дәүләт оешмасы вәкиле дип әйткән, әмма кайдан икәнен белдермәгән.

Түбән Мактамада сайлауга килүчеләр белән сөйләшүче ханым
Түбән Мактамада сайлауга килүчеләр белән сөйләшүче ханым

Күзәтүчеләр сүзләренчә, Түбән Мактамада хакимияттәге намзәтнең ышанычлы кешесе "Ачык Русия"дән сайлауга чыккан Андрей Лукин тарафдарларына җиңә калганда баш тартсын, "көн күрсәтмәячәкләр" дип әйткән. ​

Алабуга шәһәрендә "карусель" (бер үк кешенең берничә тапкыр сайлавы) мөмкинлеген хәбәр итәләр. Алабуга шәһәр шурасына намзәт Илшат Шәйморатов 1399нчы сайлау бүлегенә карамаган һәм сайлаучы буларак теркәлмәгәннәрнең тавыш бирүен оештырырга җыеналар дип хәбәр итә. Бер күзәтүче шул ук бүлектән ерак булмаган җирдә кешеләргә аңлатма бирү җыелышы үткәнен дә теркәгән, дип яза "Idel.Реалии".

Чабаксарда Алексей Навальныйның штабы координаторы Семен Кошкин Твиттерда Яңачабаксарда (Новочебоксарски) 1323нче һәм 1322нче бүлекләрдә Бердәм Русиягә тавыш бирергә үгетләгән мәктәп директоры һәм полиция хезмәткәре тоткарланды дип яза.

Ижауда "Голос" канун бозып үгетләү очрагын ачыклаган. Сайлап чыгучы elzashaim намзәтләрнең берсенә тавыш бирергә чакырып, үзенең бюллетенен фотога төшереп социаль челтәргә элгән.

Мордовиянең Сарански шәһәрендәге 541нче сайлау бүлеге схемасына бюллетеньнәр саклана торган сейфның кайда урнашканы күрсәтелмәгән. Сайлау урынында да сейф күренми. Сайлау комиссиясе әгъзалары сейф секретарь янында дип белдергән. Әмма күзәтүчеләр аны тикшерә алмаган.

Омскида алдан сайлау вакытында күпләгән канун бозулар булган дип хәбәр итә "Новая газета". КПРФ вәкилләре басмага бюджет оешмаларында эшләүчеләрне сайларга, соңыннан тамга куелган бюллетеньнәр белән фотога төшәргә мәҗбүр итүләрен сөйләгән. Сайлауга ике сәгать кала бу шәһәрдә билгесез берәүнең сайлау комиссиясенә шалтыратып бюллетень ташларга җыенулары турында әйткән.

Иркутски өлкәсендә "Голос" хәрәкәте берничә сайлау бүлегенә исерекләрне китерүләре, сайлагач аларга аракы бирүләрен хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG