Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлауның беренчел нәтиҗәләре: русияләр пассив булды, "Бердәм Русия" намзәтләре җиңде


Мари Илендә узган губернатор сайлавында
Мари Илендә узган губернатор сайлавында

10 сентябрь Русиянең 16 төбәгендә башкарма хакимият җитәкчеләрен сайладылар. Беренчел нәтиҗәләргә караганда, сайлауларда "Бердәм Русия" намзәтләре җиңә.

Татарстанның 38 муниципаль берлегендә депутатлар сайладылар. Татарстан сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, републикада тавыш бирүчеләр саны 46 процент тәшкил иткән, 154 депутат сайланган. Шул исәптән Татарстан сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин Тәтеш районының Олы Шәмәк авылы берәмлеге шурасына узган. Әлеге муниципаль берәмлегендә сайлау көндәшсез узган: Гобәйдуллин өчен 59 кеше тавыш биргән, бер кеше каршы булган.

Идел буе федераль бүлгесенең Мари Иле, Мордовия, Удмуртия һәм Киров өлкәсендә губернатор сайлаулары узды. Мари Иле һәм Мордовиядә бюллетеньнәр саналып беткән. Мари Иле губернаторы вазифаларын башкаручы Александр Евстифеев 88,27 процент, Мордовия губернаторы вазифасын башкаручы Владимир Волков 89 процент тавыш җыйган.

Удмуртия һәм Киров өлкәсендә сайлау кәгазьләре әле саналып бетмәгән. Беренчел нәтиҗәләргә караганда, шулай ук әлеге төбәкләрдә губернаторлар вазифаларын башкаручылар Александр Бречалов (89,19%) һәм Игорь Васильев (78%) алда бара.

Бу сайлауларда русияләр пассив булды. Кайбер төбәкләрдә тавыш бирергә килүчеләр 30 проценттан да артмады.

Карелиядә сайлаучыларның 23,5, Новгород өлкәсендә 24,8, Калининград өлкәсендә 26,3 Киров өлкәсендә 27,2 проценты тавыш биргән. Мордовия исә сайлаучылар саны белән аерылып тора, төбәктә тавыш бирүчеләрнең 82,1 проценты сайлау бүлгеләренә килгән.

Якшәмбе узган бу сайлаулар Русиядә президент сайлавына кадәр соңгылары булды. Русия президентын сайлау 2018 елның 18 мартына билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG