Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъ теле өчен 25 латин хәрефеннән торган яңа әлифба тәкъдим ителде


Казакъ теле өчен тәкъдим ителгән яңа латин әлифбасы. Уңда яңа латин, сулда иске кирилл имласы
Казакъ теле өчен тәкъдим ителгән яңа латин әлифбасы. Уңда яңа латин, сулда иске кирилл имласы

Казакъ теле өчен яңа латин әлифбасын эшләүчеләр 42 кирилл хәрефе урынына 25 латин хәрефеннән торган проект тәкъдим иткән.

"Әлифбаның әлеге проекты казакъ теленең яңгырау системын исәпкә ала. Нәтиҗәдә тәкъдим ителгән әлифба 25 хәрефтән тора", диде дүшәмбе парламент тыңлауларында республиканың телләр үсеше координация-методик үзәге җитәкчесе Ербол Тлешов.

Аның сүзләренчә, әлифба нигезендә "бер хәреф – бер аваз йә бер хәреф – ике аваз" принцибы алынган. "Казакъ теленең яңгырашын тулысынча тәэмин итү өчен сигез диграф кертелде, алар сигез авазны белдерә", ди Тлешов. Казакъ теленең урыс хәрефләренә нигезләнгән әлифбасында 42 хәреф.

Моннан тыш, депутатларга казакъ текстларын латин имласына күчерүче әсбаб та тәкъдим ителде.

NovaCity.kz сайты латинлаштыру вариантын сайлау эксперименты уздырган иде. Анда казакъларга сүз язылышының ике төрле варианты тәкъдим ителде. Беренчесендә казакъ теленә генә хас авазлар диакратик билгеләр (дугалар, сызыклар, таяклар) белән күрсәтелә. Әйтик, "tuğan jer", "mâdeniet" Икенчесендә әлеге авазлар диграф (ике хәреф) белән билгеләнә: "tughan zher", "maedeniet".

Яңа әлифба төзүчеләр диакратик билгеләр кулланудан баш тартып, казакъ теленә генә хас авазларны диграф (ике хәреф) белән билгеләү юлын сайлаган. Нәтиҗәдә яңа әлифбада хәрефләр саны инглиз әлифбасыннан бергә азрак булачак ('X' хәрефе юк).

Яңа латин әлифбасының апробациясе ике ел дәвам итәчәк, ди Әхмәт Байтурсынов исемендәге тел белеме институты җитәкчесе Ерден Кажибеков. Күчеш чорында укытучыларны әзерләячәкләр. Аннан соң гына халык белән эшләү башланачак, дип белдерелә.

Апрель урталарында Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев хөкүмәткә казакъ әлифбасын латин имласына күчерү графигын төзергә кушты. Президент сүзләренчә, Казакъстан 2025 елга латин әлифбасына тулысынча күчеп бетәргә тиеш. Назарбаев бу "сәяси сәбәпләргә бәйле", дип аңлата.

Казакъ әлифбасының латин имласындагы яңа стандарты 2017 ел ахырына әзер булачак, дип белдерелде. Аннан соң казакъ телен латин имласына күчерү эшләре башланачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG