Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әхтәм Чийгозны түгел, кырымтатар халкын хөкем итәләр"


Әхтәм Чийгоз
Әхтәм Чийгоз

Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгозны сигез ел колониягә хөкем иткәннән соң, аңа теләктәшлек белдерү башланды.

11 сентябрь Акмәчеттә Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмәсе Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгозны сигез ел колониягә хөкем итте.

Русия хакимиятләре Чийгозны 2014 елның 26 февралендә урам җыенында "халыкны тәртипсезлекләргә өндәүдә" гаепли. Ул чакта Кырым Югары радасы каршында Мәҗлес вәкилләре Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы урам җыены уздырган иде.

[Архив видеосы: 2014 елның 26 февралендә Акмәчеттә Кырым парламенты бинасы янында Украинаның бөтенлеге өчен һәм аңа каршы җыеннар]

Кырым хакына бөек тартышу
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:43 0:00

Дүшәмбе мәхкәмә бинасы тимер рәшәткәләр белән уратып алынган иде. Мәхкәмә бүлмәсенә егерме кешене генә керттеләр, урамда калган 300-500 кырымтатар активисты "Әхтәм, без синең белән!" дип кычкырып тордылар, догалар укыдылар.

Мәхкәмә карары игълан ителгәннән соң, Чийгозга теләктәшлек белдерү һәм яклау хәрәкәте башланды. Азатлык шуларның кайберләрен сезнең игътибарга тәкъдим итә.

Николай Полозов
Николай Полозов

Әхтәм Чийгозның адвокаты Николай Полозов:

– Бу процесс кырымтатарларның бердәмлеген күрсәтте. Шулай да юридик яктан Русия бу мәхкәмәдә экстерриториаль юрисдикцияне кулланды, ягъни Украина карамагында тәркибендә булган Кырымдагы вакыйгалар буенча Чийгозны җаваплылыкка тартты. Аның моңа хакы юк иде. Төп шаһит саналган Мәҗлес рәисе Рефат Чубаровны мәхкәмәдә тыңлаудан баш тарттылар. Бу Европа кеше хокуклары конвенциясен боза. Чамадан тыш хөкем чыгарып Әхтәм Чийгозны ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Процесс барышында аңа теләктәшлек белдерү өзлексез дәвам итте, монысы бик рухландыра, мин моны үзем күрдем. Сөргенлектән узган халык кыю һәм үз хакларыны якларга сәләтле.

Безнең яклау стратегиябез өчен узган мәхкәмә беренче генә баскыч. Без эшне яхшы өйрәндек һәм Әхтәм гаепле булмаганын расладык.

Икенче баскычта без тыштан сәяси басым оештырачакбыз. Без Әхтәм Чийгозны Украина ватандашы итеп таныта алдык. Бу аны Украинага экстрадицияләргә мөмкинлек тудыра. Украина ягыннан аны азат итү өчен зүр эш алып барыла.

Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев:

– Әхтәм үзен каһарман кебек тота. Аңа теләктәшлек белдереп мәхкәмәгә килүчеләр булмаган очракта да ул үзен шулай тотар иде. Кырымда булган тентүләргә, сәяси мәхкәмәләргә кырымтатарларның җыелып килүләре Русияне шакаттыра. Аннексиядән соң Русиядә вазгыять начарланды.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров:

– Мәхкәмәдә эш өйрәнгәндә төрле фактлар калкып чыкты. Мәсьәлән, "Русское единство" сәяси фиркәсе митингны үткерү өчен гаризаны 27 февральдә биргән, ә митинг 26 февральдә үткән иде. Монда кырымтатарларны гаепләргә дигән максат бар иде.

Али Кадыров
Али Кадыров

Кырымтатар милли хәрәкәт ветераны Али Кадыров:

– Алар халыкны куркытырга тырышып вазгыятьне контрольдә тотканнарын, дәүләтнең көчен күрсәтәләр. Бу булган вазгыятькә күрә тәңгәл түгел. Бу процесс Чийгоз өстеннән түгел, аның урынында башка активист була ала иде. 26 февральдә Кырым Украина тәркибендә иде, моны бер кем инкяр итми. Узган митингта Русия байраклары куп булганын күрергә мөмкин, “Русия!” дип кычкыручыларны ишетергә мөмкин. Кырымтатар активистлары исә провокацияләр булмасын дип кешеләрне тынычландырып йөрделәр. Бу эш фабрикацияләнде. “Русское единство” фиркәсенең митингы провокатив митинг иде, чөнки аларның кырымтатарларны экстремистлар дип күрсәтү теләге булган.

Александр Подрабинек
Александр Подрабинек

Хокук яклаучы, журналист Александр Подрабинек:

– Сугыш барганда хакларга урын калмый. Кырымда бу беренче чиратта кырымтатарларның хакларына бәрә. Бу Русия хокуксызлык упкынына тәгәри дигән сүз, Кырым исә аның алдында бара. Мәхкәмә системы ватандашлар сугышы заманына кайта. Чийгозны башка илдә кылган гамәлләре, Русия ватандашы булмаганнарга мөнәсәбәте өчен хөкем итәләр. Кызганычка каршы адекват хокук яклаучы реакция юк. Кырымдагы вакыйгаларга реакция Кырымны анексияләгән Русиядә шактый көчле булырга тиеш. Русия провинциаль бер ил, аңа башка урыннардагы вазгыятьтән бигрәк Мәскәү тирәсендә булган вакыйгалар кызык. Русиядә кырымтатарларны яклаган көчләр бар, ләкин аларны беркем ишетми.

Валерия Лутковская
Валерия Лутковская

Украина Югары Радасының кеше хокуклары вәкиле Валерия Лутковская:

– Әхтәм Чийгоз эшен Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә җиткерергә кирәк булачак. Менә шул вакытта сәяси басымны арттырыргадыр, ләкин хәзер эшне Русия мәхкәмәсендә тәмамларга кирәк. Моннан соң юлыбыз – Европа мәхкәмәсенә.

Украина Президенты Петро Порошенко: "Әхтәм Чийгозны хөкем итеп Русия үзен хөкем итте" дип язды Фейсбук битендә.

Әхтәм Чийгозның әтисе, Зейтулла Чийгоз: "Минем улымны түгел, кырымтатар халкын хөкем итәләр. Мин улымны болай итеп тәрбияләгәнем өчен горурланам" диде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG