Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барселонада йөз меңнәрчә каталан дәүләтчелеген искә алып урам җыенына чыкты


Барселонаңа каталоннар маршы
Барселонаңа каталоннар маршы

11 сентябрьдә йөз меңләгән каталан халкы Барслена ураманрына Каталония көнен уздырырга чыкты. Бу көнне 1714 елда Барселонага Исапния патшасы Филипп V Барселонага бәреп керә. Шуннан бирле Каталония бәйсезлеген югалта.

Быелгы манифестация бәйсезлек турындагы реферндум алдыннан узды. Тавыш бирү 1 октябрьгә билгеләнгән. Бәйсез күзәтүчеләр урамнарга 300 мең кеше чыкты дип белдерә, йөрешне оештыручылар - миллион тирәсе, ди.

Испания хакимияте референдум уздыруга юл бирмәскә җыена. Июль ахырында Испаниянең Конституция мәхкәмәсе халыкның үз ихтыярын белдерүен канунсыз дип таныды.

Каталония автоном өлкәсе Пириней ярымутравының төньяк-көчыгышында урнашкан. Анда 7,5 миллион кеше яши.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG