Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 19:41

"Бүгенге сәяси шартларда бәйсез диния нәзарәте була алмый"


"1987-1990 елларда Казанда бер Мәрҗани мәчете генә эшләде һәм шуңа контроль алып барырга да җиңел булган." 

Татарстанның беренче мөфтие Габдулла Галиулла дини һәм милли идея өчен бәйсез рәвештә эшләүче диния нәзарәтен хакимият үз кулына төшерде ди. Имамнар исә язып биргән вәгазьләрне генә укый, ди ул.

Быел Татарстанның диния нәзарәте оешуына –​ 25 ел. Аның беренче корылтае 31 август була, ә 15 сентябрьдә ул рәсми оешма буларак теркәлә. Татарстан мөфтияте милли хәрәкәт күтәрелгән чагында барлыкка килеп көч җыя. Аның беренче рәисе –​ Габдулла Галиулла. Азатлык аның белән бергә Татарстан мөфтиятенең узган еллардагы эшчәнлеген искә төшерде һәм бүген дини оешма ничек эшләргә тиешлеге хакында сорашты.

– Габдулла хәзрәт, Сез – Татарстанның беренче мөфтие. Татарстан диния нәзарәтен оештыру башында тордыгыз. 25 ел узды, 1992 елда куелган максатлар тормышка аштымы?

– Оештырган вакытта Татарстан диния нәзарәте республика мөселманнарын гына түгел, Русия буйлап яшәгән мөселман татарларны колачаларга тиеш дип уйладык. Ул татарларны берләштерә торган, аларның мәнфәгатьләрен кайгырткан, татарларны яклаган дини үзәк булырга тиеш иде. Башка өлкәләрдәге мөселманнар, мәчетләр, имамнар белән элемтә булдыра башладык.

Габдулла Галиулла
Габдулла Галиулла

Русиянең диния нәзарәтләренең берләшмәсен төзергә ният зур булды. Дини үзәк Татарстанда булуын теләдек. Татарстан ягыннан моңа кызыксыну булмады, хупланмады. Ислам үзәге булу теләге, аның дилбегәсе өчен тартыш бара. Диния нәзарәте өчен бу мәсьәлә бүген актуаль дип саныйм. Татарстан диния нәзарәте республикада гына эшли. Шулай да Татарстанда Ислам академиясе булдырылды. Тик монда үз кытыршы яклары бар. Бөтен дини уку йортларында формаль яктан Татарстан диния нәзарәтенең өлеше бар, ул гамәлгә куючылар рәтендә бар. Әмма уку системына тыкшына алмый, уку тәртибенә катнашыбыз, тәэсиребез юк. Бу эшне хөкүмәт үз кулына алды.

– Татарстан диния нәзарәте каршында оператив рәвештә юридик ярдәм күрсәтүче адвокатлар, системлы эшләүче хокук яклаучылар үзәген булдыру бүген дә актуаль. Бу эшне оештырмау нәрсәгә бәйле?

– Бу – проблемнардан качу, сәясәткә катнашмый дигән фикер белән яшәү рәвеше. Андый оешма булырга тиеш. Аның Татарстан диния нәзарәте каршында оешуы хәерле, бу чыннан да кирәк.

– 25 ел элек Татарстан диния нәзарәте бәйсез иде. Бу оешма хакимият кулына төшерелде. Әмма бәйсез булып яшәп буламы, нинди юллар бар?

Кемнәндер акча алганда бәйсезлек була алмый

– Безнең бер тиен дә акча булмады, ялангач идек. Хакимияттән ярдәм булмады. Эшләдек, идея белән яндык, беребез дә хезмәт хакы алмады. Бүген исә диния нәзарәте хөкүмәт кулы астында эшли. Моның файдалы ягы да бардыр. Татарстан диния нәзарәте матди яктан кыенлык күрми, кул сузып акча эзләп йөрми, аппарат зур, һәр ай саен хезмәт хакын алалар. Халык өчен, мәчетләргә файдасын сизмим. Кемнәндер акча алганда бәйсезлек була алмый, тик акча килеп тормаса, диния нәзарәте эше тукталачак, хезмәткәрләре качып бетәчәк. Ирекле булу бүгенге көндә матур хыял гына, илдәге сәяси вазгыять шартларында бәйсез эшләүче диния нәзарәте – нонсенс. Менә праваслав чиркәве ирекле, дәүләттән аларга игътибар зур, ихтирам да бар. Алар фикерен дә әйтә, урам җыеннары, төрле чаралар да уздыра. Без алар әйткән фикергә кушыла гына алабыз.

– 1990нчы еллар башыннан мәчетләр күп төзелде, Татарстанда мәчетсез авыллар юк диярлек, әмма алар буш тора, имамнар юк, мәчеттә йозак эленгән. Нишләргә?

– Бу социаль проблемга карый. Салаларда яшьләр калмый, халык шәһәрләргә агыла, яшьләргә эш юк. Керем юк икән, ничек гаиләсен тартсын ул? Теләче районында әниемнең туган авылыма кайтып йөрим, ул – 45 хуҗалыклы авыл. Өйлә намазына имам гына йөри, җомгага 4-5 кеше килә.

– Имамнардан зарлану да юк түгел. Габдулла хәзрәт, бүгенге заманның идеаль имамы нинди булырга тиеш?

– Имам – яшь кеше, ул гаилә башлыгы. Үз тормышын алып барырлык тормыш нигезе булуы мөһим. Авылларда имам булу авыр. Авыл имамнары – пенсиясенә яшәгән картлар. Бүгенге имамнарга телне белергә дә, яңалык эзләргә дә, уйларга да, белем арттыру да кирәк түгел. Барысын да аның өчен эшләп бирәләр. Татарстан диния нәзарәте “Шура” журналын чыгара, җомгалар өчен вәгазьләр бастыра. Имамнар рәхәткә чыкты, шуннан укып кына вәгазь сөйли.

Имамнардан язылган әйберне укып бирүне таләп итәләр

Бүген язылган әйберне укып бирүне генә таләп итәләр. Имам бит ул җомгага әзерләнгәндә барысын да йөрәктән үткәрә, ә монда кәгазьдән карап кына укыгач халыкка тәэсире дә ким була. Аннары язылган бөтен вәгазьләр дә югары сыйфатта түгел. Шуның өчен имамнар күбрәк китаплар укырга тиеш. Яшьләр күбрәк кызыксынсын өчен тиешле дәрәҗәдә җиткерергә тиеш. Берәр мәсьәләгә мөселман дөньясы ничек карый шуны да истә тотып эшләргә тиеш. Яшьләрне кызыксындырып сөйләмисең, бүгенге борчыган сорауларга җавап бирмисең икән, алар мәгълүматны башка җирдән, башка имамнан эзли башлый.

– Соңгы вакытта үз фикерен куркмыйча әйтә торган, бүгенге вәзгыятьтә Коръәндә язылганнарны җиткерүче имамнардан арыну бара дип сизмисезме?

– Рамил Юныс, Рөстәм Зиннуров вәгазьләрне яхшы сөйлиләр иде. Аларны читләштерделәр. Дөресрәге диния нәзарәте алардан читләште. Бездә яхшы белемле, гарәп телен кайда үзләшетергәненә дә карыйлар. Әгәр Согуд Гарәбстанында укыган булса, аны эшкә алмаска, имам вазифасын бирмәскә дигән караш таралды. Бу нәкъ Татарстанда шулай. Башка төбәкләрдә андый вазгыять күзәтелми.

– Мөселманнарның бөтен чараларында диярлек махсус оешма вәкилләре катнаша, күзәтә, дин әһелләренә "киңәшләр" бирелә. 25 ел элек мөфтият оешканнан соң мондый хәлләр күзәтелдеме?

Моны сөйләгез, тегене әйтмәгез дип фәрман бирүчеләр булмады

– 1987-1990 елларда мәчеттә хөкүмәт тарафыннан җибәрелгән һәм сөйләгән вәгазьне тыңлап, яздырып, аңа анализ ясап утыручы кешеләр бар иде. Бу – МВД, ФСБ кебек куәт оешмаларының вәкилләре. Дин эшләре шурасы кешеләре килә иде. Тик "моны сөйләгез, тегене әйтмәгез" дип фәрман бирүчеләр булмады. Ул вакытта Казанда Мәрҗани мәчете генә эшләде һәм шуңа контроль алып барырга да җиңел булган.

– Элек мөфтият халыкка ачык иде. Хәзер мөфти Камил Сәмигуллин янына эләгүе бик авыр дип зарланучылар шактый.

– Илдус Фәизгә һөҗүм булганнан соң курку бардыр. Мөфтигә зыян китерерләр дип уйлулауры бар. Төрле сәбәпләр бардыр. Камил хәзрәт халыктан качып эшләми, ачык кеше. Төрле мәчетләрдә дәресләр үткәрә, халык белән очраша. Без эшләгәндә 600 мәчет булса, хәзер 1400 мәчет. Һәрбер мәчеттән килеп сөйләшә башласалар эшләп булмый бит. Вакыт кысан.

– Соңгы елларда Казанда мәчет төзелешенә каршы чыгучылар да күренә башлады. Элек мондый хәлләр Мәскәүдә һәм урыслар күпләп яшәгән башка шәһәрләрдә генә күзәтелә иде.

– Без Русиядә яшибез. Татарстанда яшәүче руслар да үзләрен Татарстанда түгел, ә Русиядә яшибез дип хис итүләре мөмкин. Татарстан да алар өчен бер рус губерниясе шикелле. Шуңа башка төбәкләрдә руслар мәчеткә каршы чыккан шикелле, алар да каршы фикер белән күтәрелә башлады.

– Бу патша чорына кайту шаукымына охшый. Исламда патшага караш нинди булырга тиеш?

Буйсынмасаң, фетнә килеп чыга

– Коръән сүрәсендә: "Аллаһ Тәгаләгә һәм үзегезнең әмирләрегезгә дога кылыгыз" диелә, пәйгамбәребез хәдисендә исә : "Әмирегез Хәбәши булса да, (Хәбәши дигәндә Африкадан чыккан кара тәнле кеше истә тотатыла), аңа буйсынырга тиеш диелә. Чөнки буйсынмасаң, фетнә килеп чыга, ә ул зур зыян китерә.

– Түрәләр гаделсез булса да аларга буйсынырга тиешбезме?

– Бу очракта Татарстан турында сөйләшкәндә, безнең түрәләр башка төбәкләр белән чагыштырганда күп мәртәбә яхшырак. Килгән кешеләр Казан белән соклана. Татарстандагы хакимиятне ихтирам итәбез, сайлауларда аларга тавыш бирдек. Безнең хакимият кешеләре – президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның мәчетләргә килеп намаз укуларын күрәбез. Без бит аларны динсез дип әйтә алмыйбыз.

– Ә Русия хакимияте турында сүз йөртсәк...

– Алар безнең ихтыярда түгел, без – аларның ихтыярында. Яшәгән җирнең канунына буйсынырга тиешбез, дөрес, кануннар ислам кануннарына каршы килмәскә тиеш.

Белешмә

1992 елның 22 августында Чаллыда Русия Үзәк Диния нәзарәтеннән мөстәкыйль булган Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтен гамәлгә кую корылтае була. Аның рәисе итеп Казанның “Печән базары” мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиуллин сайлана. Яңа мөселман оешмасы хакимият тарафыннан таныла һәм 1992 елның 15 сентябрендә рәсми рәвештә теркәлә.

* * *

Габдулла Галиулла 1954 елның 2 сентябрендә Казанда туа. Бохарадагы "Мир-и-Араб" мәдрәсәсендә, Ташкенттагы Ислам институтында белем ала. 1987-1992 елларда Казанның Мәрҗани мәчетендә имамлык итә, 1992-1998 елларда Татарстан диния нәзарәте рәисе булып эшли. Татарстанның беренче мөфтие. Хәзерге вакытта Казанның "Нурулла" мәчете имамы.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG