Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туганлык" театр фестивалендә Фәрит Бикчәнтәев куйган "Антигона" спектакле җиңде


Фестиваль ачылышында
Фестиваль ачылышында

Уфада VI "Туганлык" халыкара төрки телле театрлар фестиваленең "Иң яхшы спектакль" номинациясендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының "Антигона" спектакле җиңү яулады.

"Антигона"ны режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәгә куйган иде. Бикчәнтәевнең Камал театрында куелган "Дон Жуан" спектакле "Иң яхшы режиссер эше" дип бәяләнде. Башкорт драма театры актрисасы Лиля Галина "Антигона" спектаклендә "Иң яхшы хатын-кыз роле"н башкаручы буларак билгеләнде. "Иң яхшы ир-егет роле" номинациясендә "Антигона"да Креон роле өчен Олег Ханов җиңүче дип танылды.

"Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" исеменә Казакъстанның "Жастар" театрыннан Мәрхәбәт Матгулова лаек булды. "Икенче пландагы иң яхшы ир роле" номинациясендә Гафури театры актеры Илдар Сәетов җиңү яулады.

"Иң яхшы сценография" Чуашстаннан "Күкеле сәгать" спектаклендә. "Иң яхшы музыкаль бизәлеш" номинациясендә "Ревизор" спектале бүләкләнде ("Казакъстанннан "Жастар" театры).

7 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Уфада VI "Туганлык" халыкара төрки телле театрлар фестивале узды. Театрлар форумында Хакас, Кыргызстан, Дагыстан, Азәрбайҗан, Кабарда-Балкар, Чуашстан, Казакъстан, Татарстан һәм Башкортстан театрлары катнашты. Фестиваль кысасында 11 театр барлыгы 13 спектакль күрсәтте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG