Accessibility links

Литваның Тракай шәһәрендә татар скверы ачылды


Тракай шәһәрендә татар скверын ачу тантанасы
Тракай шәһәрендә татар скверын ачу тантанасы

18 сентябрь Литваның Тракай шәһәрендә тантаналы рәвештә татар скверы ачылды. Хатирә тактасы элек мәчет булган урында урнаштырылган.

Скверда урнаштырылган хатирә тактасында Литваның гербы, Кырым ханнарының тамгасы, Литвада Кырым ханлыгының беренче ханы Хаджи Герай туганы һәм татарларның бу җирләрдә 620 ел элек килеп урнашулары хакында язылган.

Хатирә тактасы
Хатирә тактасы

Сквер ачылышында Литвадагы татар оешмалары ассоциациясе җитәкчесе Адас Якубаускас, оешманың Тракайдагы бүлеге җитәкчесе Елена Ткачук, Тракай шәһәр администрациясе вәкилләре катнашты. Скверны оештыруда матди ярдәмне Мотеус Якубаускас күрсәткән.

Чараны "Илсу" ансамбле (җитәкчесе Альмира Пармаксызова) башкаруында кырымтатар җырлары бизәде. Август аенда бу ансамбль Казан кирмәнендә узган "Түгәрәк уен"да Литва татарларын тәкъдим иткән иде.

Литва татарлары ассоциациясе җитәкчесе Адас Якубаускас - Бөтендөнья кырымтатар конгрессының башкарма комитетының әгъзасы.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG