Accessibility links

Уфада Хәмитовны вазифасыннан алу таләбе белән митинг уздырырга рөхсәт бирелмәде


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

Уфа хакимияте 21 сентябрьдә Рөстәм Хәмитовның вазифасыннан китүен таләп итеп уздырырга планлаштырылган митингка рөхсәт бирмәде. Полиция каршылык чарасын оештыручылар һәм анда актив катнашучылар җаваплылыкка тарттырылырга мөмкин, дип кисәтә.

Оештыручылар исә, митингны килештерелгән дип саный һәм билгеләнгән вакытта чыгарга җыена.

Митингны оештыручыларның берсе журналист Рамил Рәхмәтов Идел.Реалиига сөйләвенчә, Спорт сарае яки Һөнәр берлекләре йорты янында каршылык чарасы уздыруга рөхсәт сорап, 5 сентябрьдә берничә гариза язылган. Ләкин тиешле вакыт эчендә җавап килмәгән. 12 сентябрьдә генә Рәхмәтовка Һөнәр берлекләре йорты янындагы мәйдан буш түгел, дип әйткәнәр. Бу көнне "Йәшлек" балалар һәм яшүсмерлар клублары берлеге чара уздырачак, диелгән. "Мин клублар берлегенә шалтыраттым, анда үзләренең нинди дә булса чара уздырачакларын беркем белми", дип сөйли активист.

Спорт саре янында исә "Русия патриотлары" фиркасенең җирле бүлгесе үз чарасын уздырырга планлаштырган, диелә.

"Фаразлавымча, түрәләрнең "һәр очрак өчен" ялган гаризалар теркәү системы бар. Бер ай алдан реестрга төрле "муниципаль чаралар"ны теркәп куялар да, оппозиция оешмаларыннан килгәннәрен, урын буш түгел, дип кире кагалар. Ә бу исә җинаять җаваплылыгына тарттырылырга мөмкин", ди Рәхмәтов.

Чәршәмбе Эчке эшләр министрлыгының Уфа идарәлеге "митинглар башкарма хакимият оешмалары тарафыннан рөхсәт ителмәде" дип белдерү чыгарды һәм "канунга каршы килүче гамәлләр кылучылар җаваплылыкка тарттырылырга мөмкин", дип кисәтте.

Рөстәм Хәмитовның вазифасыннан китүен таләп итү шигаре белән 20 июльдә узган митингта төрле исәпләүләргә караганда 800дән 1000гә кадәр кеше катнашты.

16 сентябрьдә Уфада башкорт телен яклап урам җыены узды. Анда да Хәмитовның китүен таләп иттеләр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG