Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:51

Татарстанда төрле милләт вәкилләре яши. Хәзерге туган тел дип көрәшеп йөргән заманда республикадагы удмуртлар ничек яши? Алар да тел өчен көрәшәме?

Күптән түгел Мамадыш районының берничә авылында удмуртлар яшәгәнен ишеткәч, алар белән танышу теләге туды. Хәзерге туган тел дип көрәшеп йөргән заманда удмуртлар ничек яши? Алар да тел өчен көрәшәме? Шул якларга барып, танышып кайту теләге туды. Удмуртлар яшәгән ул авыллар элекке Тәкәнеш районына кергән булган. Тәкәнеш районы Мамадыш районы белән берләшкәч, өч удмурт авылы Мамадыш районында калган.

Саннарга килгәндә, Татарстанда ун меңнән артык удмурт милләте вәкилләре яшәве, шуларның 27 авылы Кукмара районында булуы да билгеле. Шунысы да кызыклы, удмурт милләтенең диалектларын тикшергән галимнәр бу төбәкләрдә яшәуче удмуртларны Кукмара диалектында сөйләшүчеләр дип йөртәләр икән. Чынлап та аларның туган телдә сөйләшүләре үзенчәлекле, аларның сөйләмендә күптөрле татар сүзләре булуы да гадәти кабул ителә.

Авыл кешеләреннән күпме сорасак та, алар бу якларга удмуртлар кай чорларда килеп утырганлыкларын әйтә алмадылар. "Без гомер буе биредә яшибез, әби-бабайлар да биредә яшәгәннәр. Калганы белән кызыксынганыбыз юк", диделәр алар. Ә инде тарихи чыганакларга караганда удмуртлар бу якларга XVIII гасыр урталарында килеп урнашкан булганнар. Ул заманнарда биредә бакыр эзләгәннәр, бакыр чыгару шахталары эшләгән. Алар бакыр эретеп һөнәрчелек иткәннәр. Шул эшләргә күпләп килеп утырган удмуртлар авыл-авыл булып урнашып, урманнар кисеп, иген басулары да ясаганнар. Яңа Уча авылыннан ерак булмаган бакыр чыгарган урыннарны хәзер дә “Завод нюк” (Завод иңкүлеге) дип атап йөртәләр икән.

Җирле хуҗалык рәисе Рөстәм Хәмизуллин һәм клуб мөдире Валентина Романова
Җирле хуҗалык рәисе Рөстәм Хәмизуллин һәм клуб мөдире Валентина Романова

Шушы көннәрдә безгә бары тик удмуртлар гына яшәгән ике авылда - Яңа Уча белән Түбән уча авыларында булырга туры килде. Ул авылларда һәр икесендә дә 70ләп хуҗалык бар һәм ике авылга бергә өч йөзгә якын кеше яши. Иң кызыклысы - ул авыл кешеләренең олысы да кечесе дә татарча татарлар кебек сөйләшә. Ул авыллар белән таныштырган җирле хуҗалык рәисе Рөстәм Хәмизуллин: “Удмуртларның бер бәхетле ягы – алар өч телдә дә камил сөйләшәләр. Татарча да, русча да, удмуртча да”, - диде. Чынлап та, авылда барганда урамда удмурт телендә исәнләшсәң дә алар барыбер татар телендә җавап кайтаралар.

Элек авылда башлангыч мәктәп булган. Хәзер инде ул мәктәпләр бетерелгән. Балалар укырга Кукмара районының Уреста авылына йөриләр икән. Аларга удмурт теле беренчедән алып, 11нче сыйныфка кадәр укытыла икән. “Нигә соң авылыгызга якын булган Тәкәнешкә йөртмисез балаларны?” дип сорагач, авыл кешеләре: ”Тәкәнештә удмурт теле укытылмый. Хәзер инде безнең балалар беренче сыйныфтан ук дүрт тел: удмурт, рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнәләр”, диделәр Түбән Уча кешеләре.

Авыл кибете
Авыл кибете

60 яшьлек Валентина ханым Петрова: “Элек шәһәрдән кайтып урысча сөйләшкән кешеләрне, әй, мактанып сөйләшә дип өнәп бетерми идек. Хәзер барысы да русча сөйләшә. Ләкин алар үзебезчә дә сөйләшә, телне беләләр. “Сездә тел бетә дигән куркыныч яшәмиме?” дигән сорауга, ханым бик тыныч кына: ” Юк, тел бетмәячәк. Әле безнең оныклар да удмуртча сөйләшә. Минемчә, татар теле дә бетмәячәк. Әле бит без дә татарча сөйләшәбез, нигә тел бетсен инде”, диде.

Яңа Уча авылы клубының эчке ягы
Яңа Уча авылы клубының эчке ягы

Бу авылларның икесендә дә клублары бар. Ләкин яшьләр клубка йөрми, ди Түбән Оча авылы клуб мөдире Оксана Петрова. "Әле клубка җылы да узган ел гына керде, шулай да чаралар уздырырга тырышабыз инде. Без үзебезнең гореф-гадәтләрне һич тә онытмыйбыз. Бәйрәмнәрне якын тирә удмурт авыллары җыелышып бергә уздырабыз. Бездә удмурт телевидениесе юк. Тик менә авылда кеше аз, бездә дә олы яшьтәгеләр генә, яшьләр китеп бара", диде ул.

"Купанча" фольклор төркеме
"Купанча" фольклор төркеме

Ә менә Яңа Уча авылы клубында “Купанча” дип аталган фольклор төркеме дә эшли икән. Бу хакта сөйләгән клуб мөдире Валентина Романова фольклор фестивальләрендә катнашкан төркемнең фотоларын да, ул фестивальләрдә яулап алган дипломнарны да күрсәтте. Шул ук вакытта клубка җылы кермәгән. Клуб мөдире үзе җыештыручы да, үзе оештыручы да. Мичне дә үзе яга, утынны да үзе әзерли икән. “Клубны гына япмасыннар дип телим, аз булса да хезмәт хакы түлиләр, диде ул. "Менә көзге салкыннардан куркып торам инде. Клубның түбәсенә яңгыр суы үтә, түбәсе ага, клуб салкын. Мичне ягам да шул мич тирәсендә җыелышып утырабыз”, диде Валентина Романова. Мичле, салкын клубларны иске заман калдыгы дип тә карарга була. Бу хәлне музейга куелган җиһазлар белән чагыштырырлык.

Ике авыл арасында табылган мамонт сөяге
Ике авыл арасында табылган мамонт сөяге

Шушы авыллар кергән җирле үзидәрә урнашкан Тәкәнеш авылы музеенда мамонт сөякләре дә гаҗәпләндерде. Ул сөякләр дә шушы ике авыл арасындагы басудан табылган. Биредә тагы бер тарихи билге булган урын бар – ул да булса Әби патша (Екатерина II) килүгә салынган юлның да берничаклы җире сакланып калган. Бу урыннардан гына түгел, бу авыл уртасыннан Русия патшасы узып киткән заманнар булган.

Әби патша килгән вакытта салынган юлның бер өлеше
Әби патша килгән вакытта салынган юлның бер өлеше

Ә менә хәзерге көннәрдә авылдагы юллар хакында да әйтерлек кызыклар бар. Түбән Уча белән Яңа Уча арасы бары тик ике чакрым гына. Шушы ике авылга орынып кына диярлек Уфа-Киров юлы да уза. Ике авыл да янәшә генә, икесе дә бу зур юлга бик якын урнашкан. Юл белән авыл арасы да 100-150 метр тирәсе генә. Ни өчен бу хакта тәфсилле әйтергә кирәк дип таптык, чөнки ул авылның берсенә асфальт юл салганнар, икенчесенә салмаганнар. Авыл халкы аның өчен бик тә рәхмәтле. Чөнки авыл буйлап йөрешле дә түгел иде, ди алар. Тик шунысы гаҗәпкә калдыра: Түбән Уча авылында кибет белән фельдшер пункты арасына салынган юл барыбер олы юлга кадәр эшләнеп бетмәгән. Канун буенча шул кадәр җиргә генә салырга дип каралган, дигәннәр авыл кешеләренә. Инде ике яктан да 150 метр юлсызлыкта көзге сазлыкка бата-бата йөрүчеләр: “Әйтерсең урамның юлсыз ягында яшәүчеләр кешеләр түгел. Анда да урам бетми бит әле!” дип үпкәләрен белдерделәр. Шунысы да кызыклы - юл беткән урынга, ул кибет кырыена туры килә, урамның бер ягыннан икенче ягына чыга торган билге дә кадаклаганнар. Авыл урамында ул бер сәер нәрсә булып күренә.

Клуб мөдире Валентина Романованың кышка эзерләгән утыны
Клуб мөдире Валентина Романованың кышка эзерләгән утыны

Түбән Учада да, Яңа Учада да клуб мөдире Валентина Романова белән берлектә күп кенә авыл кешеләре белән очрашып сөйләшеп утыру форсаты булды. Аларның татар телендә камил сөйләшүләре генә түгел татар җырларын моңлы итеп җиренә җиткереп җырлаулары да гаҗәпләндерде. Ничек болай татарча сөйләшергә өйрәндегез дигән сорауга, 77 яшьлек Валентина ханым Семенова: “Мин үзем мәктәптә утыз елга якын укытучы булып эшләдем. Татарлар арасында эшләгәч, татарчага өйрәнми булмый. Алар да аңлый удмуртча, ләкин сирәге генә сөйләшергә өйрәнә. Ә нәрсә өйрәнеп торырга, без татарча сөйләшкәч, аларга кирәк тә түгел инде. Без татарчаны өйрәнүне татар җырларыннан башладык. Бервакытны җырлап йөрибез: “Тюнге, юнге булса да”, дип. Аңламыйбыз әле, татарча шулай дип уйлыйбыз гына. Ә анда “төн караңгы булса да” дип җырларга кирәк икән. Аңлагач көлдек инде.

Бер татар җыры җырлагыз әле дип үтенгәч, Валентина ханым безгә шундый моңлы итеп “Рамай” җырын җырлады. Ә инде клуб мөдире, әйдәгез, “Тала-тала”ны җырлыйбыз дигәч, юк инде, монысы без җырлап йөргән җыр түгел, диде ул.

Бүгенге көндә бу ике авыл халкы терлекчелек белән яши. Авылда үзләренең бер фермеры да бар. Ләкин әле биредә данлыклы Мотыйгуллинның ике мең баш эре мөгезле малы булган фермасы да урнашкан. Халык эшкә шундый йөри. Һәр ике авылда берәр шәхси кибет бар. Ике авылга бер медпункт та эшли. Авыл халкы тормышыннан зарланмый. Йортлары матур, төзек.

Биредә тырыш, нечкә күңелле халык яши дигәннәр иде, без дә шуңа инандык.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG