Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Хәмитовка каршы урам җыены


Уфада Хәмитовка каршы урам җыены
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:51 0:00

21 сентябрь Уфада Бакшортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовның вазифасыннан китүен таләп итеп рөхсәтсез митинг узды. Полиция бу чараны оештыручылар һәм анда актив катнашучылар җаваплылыкка тартылырга мөмкин дип алдан ук кисәтеп куйды. Чара башланганда полиция митингның рөхсәтсез узуы турында тагын бер кат искәртте һәм плакатларны, тавыш көчәйткечләрне алып куярга кушты. Әмма митингта катнашучылар полицияне тыңламады. "Idel.Реалии" хәбәрчесе әйтүенчә, митингка 500ләп кеше җыелган. Митинг ахырында полиция аны оештыручыларның берсе, журналист Рамил Рәхмәтовка протокол төзеде. Узган шимбә Уфада башкорт телен яклау митингына берничә мең кеше җыелган иде.

XS
SM
MD
LG