Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испания Каталониягә өстәмә иминлек көчләре кертә


Испания җитәкчелеге Каталония бәйсезлеге турындагы референдум алдыннан төбәккә өстәмә иминлеr көчләре кертә. 1 октбярьдә рефрендум узган очракта, полиция, сивиль гвардия хезмәткәрләре "чара күрергә мәҗбүр булачак", дип белдерелә.

Испания җитәкчелеге Каталониягә өстәмә иминлек көчләре җибәрәчәк. Полиция һәм сивиль гвардия хезмәткәрләре Каталония полициясе белән берлектә җәмәгать урыннарында күзәтү оештырачак һәм тәртип саклаячак. 1 октябрьдә референдум узган очракта, алар "чаралар күрергә мәҗбүр булачак", дип яза РИА Новости.

Bloomberg хәбәренчә, инде пәнҗешәмбе үк Барселона портында "Rhapsody" круиз лайнеры тукталган. Ул дәүләт ихтыяҗлары өчен ялланган, диелә. Лайнерның бортына тәртпипсезлекләрне бастырыр өчен килгән полиция урнашачак. Шул ук көнне кичкә әлеге портка тагын шундый бер лайнер килгән, дип белдерелә. Өченче Лайнер Таррагон портында тукталган.

Испания Барселонага барлыгы 16 меңнән артык полиция хезмәткәре кертергә җыена. Бу җирле каталан полициясе саныннан күбрәк. Лайнер Барселонада ким дигәндә 3 октябрьгә кадәр торачак, диелә.

РИА Новости язуынча, Барселона порты йөк ташучылары әлеге лайнерларны хезмәтләндерүдән баш тарткан.

Каталониянең Испаниядән аерылып чыгуы турында референдум 1 октябрьгә билгеләнде. Мадрид референдум уздыруны тыйды, мәхкәмә аны Конституциягә каршы килә дип таныды. Референдум әзерләүчеләр полиция тарафыннан эзәрлекләнә башлады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG