Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Николай Семенага хөкем карары чыкты


Николай Семена
Николай Семена

Журналист Николай Семена гаепле дип табылды һәм ике ярым елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Моннан тыш, аңа халык алдында чыгыш ясау белән бәйле эшчәнлек алып бару тыелды.

Хөкем карары аннексияләнгән Кырымда Акмәчетнең Железнодорожный районы мәхкәмәсендә укылды.

Журналистны ярымутрауны аннексияләү турындагы мәкаләсе өчен "сепаратизмга чакыру"да гаепләделәр. Мәхкәмә эше ярты ел барды.

Семенадан тыш, Кырымда тагын берничә журналистка гаепләү белдерелгән иде. Алар мәхкәмә тикшерүе башланганчы ярымутраудан китәргә өлгерде.

"Сепартизмга чакыру"да Кырымтатар мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров һәм рәис урынбасары Ильми Умеровка да гаепләү белдерелде. Аларга хөкем карары Акмәчеттә 27 сентябьдә чыгарылачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG