Accessibility links

Вакытсыз үлеп киткән улына багышлап Казан янындагы Игумново авылында мәчет салдырган пенсионер Айрат Әхмәтҗанов бер елдан артык түрәләр һәм мәхкәмә бусагасын таптый. Ул җирне сатып алу килешүен рәсмиләштерә алмый, шуңа мәчеткә дә сүтелү куркынычы яный.

Казанның Киров районына караган Игумново авылында Лагерный урамындагы 111 йортка манара куелгач, җирле картлар бик сөенгән иде. 90га җитеп килүче Габделхәй абзый Азатлык хәбәрчесенә: "Мәчет ачылуына барыбыз да бик сөендек. Безгә мәчет бик кирәк иде, минем аякларым авырта, Бишбалта мәчетенә йөрергә ерак, өстәвенә анда 50 баскыч күтәреләсе бар", дигән иде.

Айрат Әхмәтҗанов улының үлеменнән соң һәм аның өчен сатып алган йорт янганнан соң яңа өй урынына мәчет салырга карар итә. Бурадан салынган торак йортка манара куя. Аның кебек балаларын һәм оныкларын фаҗигале төстә югалткан күршеләр дә мәчеткә сөенә, аңа ярдәм итә, төзелештә булыша, теләктәшлек күрсәтә. Мәчет төзелеп бетмәсә дә анда намазлар укырга, йолалар үткәрергә була.

"Корбан гаетенә 30лап кеше килде, Казаннан имам килеп йөри, ислам университетында укып йөрүче шәкерт азан әйтә, яңа гына авылда 30лап апа белән аш уздырдык, авылда мәчет ачылуына алар бик сөенә", дип сөйли Айрат Әхмәтҗанов.

Белгән булсам, берәр түрәгә ришвәт кенә бирер идем, арзанракка чыгар иде

"Мәчетне төзүгә 1 миллион 400 мең сум тоттым. Инде бер елдан артык мәчет җирен рәсмиләштерү өчен булган мәхкәмәләргә, дәүләт салымы һәм яклаучылар хезмәте белән бергә 100 меңнән артык акча китте, белгән булсам берәр түрәгә ришвәт кенә бирер идем, арзанракка чыгар иде", ди Айрат Әхмәтҗанов.

Җирне рәсмиләштерү тырышлыклары

Төзелеш 2015 елда башланган. 2016 елда булган беренче мәхкәмәдән соң корылма рөхсәтсез төзелгән дип мәчетне сүтү таләбе куелды. Казанның Киров районы башкарма комитеты вәкилләре дә килгән иде, алар да башта каршы булды, сүтәргә кушты. Әмма соңыннан аларның карашы үзгәрде, яхшы булган, ничек булышыйк дип әйтә башладылар", ди мәчет төзегән Айрат Әхмәтҗанов. Әмма пенсионер барыбер бер елдан артык корылманы сүтүдән саклап калу өчен көрәш алып бара. Ул документлар тәртиптә дип әйтә.

Мәчет төзелеп бетмәсә дә, анда намазлар укырга була инде
Мәчет төзелеп бетмәсә дә, анда намазлар укырга була инде

"Җирне элекке күрше Нина Камаретдиновадан сатып алган идек", дип сөйли ул һәм җирне файдалануга тапшыру турында килешүнең күчермәсен күрсәтә.

Аның әйтүенә караганда, йорт улыныкы булган, ул әлеге документны канун таләп иткәнчә теркәргә өлгермәгән, фаҗигале төстә үлеп киткән. Аннан соң күп еллар үткән.

Инде хәзер Казан шәһәр хакимиятенең җир өчен җаваплы комитеты әлеге җиргә дәгъва итә. Алар әлеге җир муниципаль милек санала һәм Әхмәтҗановка бирелмәгән, анда төзелгән бина да үзбелдеклеге белән салынган ягъни канунсыз дип санала. Аларның карашы 2017 елның 6 июнендә булган Киров районы мәхкәмәсе карарында да чагылдырыла.

Айрат Әхмәтҗанов
Айрат Әхмәтҗанов

Айрат Әхмәтҗанов, кулымда алыш-биреш килешүе, элекке хуҗага акча тапшыру турында кулдан язу була торып та, җиргә ия булу хокукын раслый алмыйм, мәхкәмәдә дә дөреслек таба алмыйм, дип зарлана.

18 сентябрьдә булган чираттагы мәхкәмәдә Әхмәтҗанов йортның элекке хуҗасын эзләп табып, аннан килешүдәге имзасын тану турында яңа кәгазьләр китергән, әмма аны хөкемдар исәпкә алмаган, эшне яңадан карау шикаятен кире каккан. Хәзер Айрат әфәнде кассация шикаятен әзерли.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, кадастр номеры белән әлеге йортка Ушакова теркәлгән дип язылган. Әхмәтҗанов әйтүенә караганда, Ушакова - йорт хуҗасы Нина Камаретдинованың килене. Ул милек салымын түләргә теләмичә, бернинди документы булмый торып аны дәүләткә тапшыру турында кәгазьләр измалаган булган, ди пенсионер.

Казан башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты хокукчыларының дәлилләре билгесез. Алар Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшергә теләмәде, нинди дә булса комментар бирүдән баш тартты. Азатлык хәбәрчесе Казан башкарма комитеты матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, мәчет сүтүнең хокукый нигезләмәсен аңлатырга сорады, әмма әлегә җавап ала алмады.

"Дача амнистиясе" дә ярдәм итми

Дача, бакча җирләрен терки алмау проблемнарына Әхмәтҗанов кебек башка бик күп кешеләр дә юлыга. Idel.Реалии Яшел Үзән районында Идел елгасы утрауларында бакча хуҗаларының җир һәм милек өчен документларын раслый алмавы турында язган иде. Сәбәп итеп милек турында документлар булмавы, җир кишәрлекләрен бирү турындагы документларын совет заманыннан бирле югалып бетүе яки бернинди документ бирелмәү әйтелде. Утрауда яшәүчеләрнең йортларын җимерү куркынычы яный. Шул ук вакытта утрау җирләре "ПСО"Казан төзелеш ширкәтенә сатылган дип хәбәр ителә.

Айрат Әхмәтҗанов та, Казан хакимиятләре һәм мәхкәмәләр дә җирне сатырга тели, шуңа документларны танырга теләми, дип гаепли. Чөнки тикшерергә килгән башка рәсми оешмалар, архитектура экспертлары, полиция вәкилләре җир һәм милеккә документларны таный, ди мәчет хуҗасы. Аның әйтүенә караганда, аңа бары "торак йортка манара кую дөрес түгел", дип дәгъва белдергәннәр, җир турында сүз булмаган.

Татарстанның теркәү пулаты документларны дача амнистиясе белән расламакчы иде, әмма мәхкәмә карары комачаулады, ди Әхмәтҗанов.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG