Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталониядә Испаниядән бәйсезлек тарафдарлары митинглары уза


Барселонада бәйсезлек тарафдарлары җыены
Барселонада бәйсезлек тарафдарлары җыены

Испания хөкүмәте референдумны канунсыз дип игълан итте һәм аны уздыруны тыйды.

1 октябрьгә билгеләнгән бәйсезлек референдумын яклап Каталония башкаласы Барселонада һәм башка шәһәрләрдә меңнәрчә кеше митингларга чыкты.

Күпләр Каталония әләмнәре һәм Каталониянең Испаниядән бәйсезлеге өчен тавыш бирергә өндәүче төрле тамгалар күтәргән иде. Бәйсезлек яклы сәясәтчеләр референдум яклы плакатлар бастырып таратырга өнди.

Төбәк парламенты рәисәсе Кармен Форкадел Барселонада җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп: “Сезне тавыш бирергә өндим! Каталониянең киләчәге өчен тавыш бирегез!”, диде.

Испания конституцион мәхкәмәсе референдум турында җирле канунны гамәлдән чыгарды, полиция тавыш бирүгә әзерлек эшләренә киртә куя.

Бәйсезлек яклылар исә үз позицияләрендә кала һәм, референдумда Испаниядән аерылу тарафдарлары җиңсә, бәйсезлек игълан итәчәкләрен белдерә.

XS
SM
MD
LG