Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шиһабетдин Мәрҗәнинең 200 еллыгын билгеләүне оештыру комитеты төзелде


Оештыру комитеты җитәкчесе итеп Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов билгеләнде. Исемлеккә 33 кеше кергән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгечеШиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларын оештыру турында фәрман имзалады.

"Дин әһеле һәм галим Шиһабетдин Мәрҗәнинең татар халкы белемен арттыруга зур өлеш кертүен искә алып, аның тууына 200 ел тулуга багышлап 2018 елны тантаналы чаралар оештыруга йөкләмә бирәм", диелә Миңнеханов фәрманында.

Чараларны әзерләү һәм уздыру өчен оештыру комитеты җитәкчесе итеп Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов билгеләнгән. Татарстан хөкүмәте ике ай эчендә бәйрәм итү планын расларга тиеш.

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә псевдоним итеп ала.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Шиһабетдин Мәрҗәни һәйкәленә бәйге үткәрелде, проект сайланды, нигә һаман да һәйкәл куелмады, дигән сораулар куйган иде. Элегрәк Казан башкарма комитетының архитектура, шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая Азатлыкка Казанда якын арада Шиһабетдин Мәрҗәни һәйкәлен аның исемендәге урамда кую планлаштырыла дип җавап бирде.

"Мәрҗәни сынын мәшһүр Бакый Урманче ясаган һәм ул аның музеенда саклана" диде ул. Аның сүзләренчә, һәйкәл куеласы урын төзекләндерелгәннән соң шундук сын куелачак, бу хакта рәсми карар да әзерләнгән инде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG