Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кандракүл һәм Чатыртау

Башкортстан белән Татарстан чигенә якын урында бер-береннән 80 чакрым гына ераклыкта ике табигать һәйкәле урнашкан: Кандракүл һәм Чатыртау.

Кандракүл

Кандракүл – Башкортстанда зурлыгы ягыннан икенче күл санала. Ул суының чисталыгы, үтәкүренмәлеге белән күпләрне үзенә җәлеп итә. Күлнең уртача өслеге 15,6 дүрткел чакрым тәшкил итә. Туймазы районындагы бу күл янында Кандра авылы да урнашкан. 1965 елдан Кандракүлгә төбәкнең табигать һәйкәле статусы бирелә. 1995 елдан күл һәм аның тирәләре Кандракүл табигый паркы дип игълан ителә.

Чатыртау

Чатыртау – 1999 елдан бирле Татарстанның Азнакай районында төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт табигый тыюлыгы санала. Тауның биеклеге – диңгез өслегеннән 321,7 метр. Тау түбәсе – Татарстанның иң биек урыннарының берсе.

Тауның көньяк-көнбатыш итәгендә (Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы) XVIII гасырдагы бакыр базларыннан чыгарылган өемнәр әле дә күренеп тора. Бакыр базларына керү юлларын узган гасырның 70нче елларындагы фаҗигадән соң томалап куйганнар.

Кайбер риваятьләргә караганда, заманында биредәге мәгарәләрнең берсендә Емельян Пугачев качып яткан булган. Шуңа, җирле халык сөйләвенчә, Чатыртауны элек Пугачевка дип тә йөрткәннәр. Әмма Пугачевның анда булганлыгын раслаучы документлар юк.

XS
SM
MD
LG