Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Telegramдагы язышу шифрларын "Яровая кануннары" нигезендә ачуны таләп итә


Павел Дуров
Павел Дуров

Русия Федераль иминлек хезмәте Telegramга хәбәрләшүләрнең шифрларын "Яровая кануннары" нигезендә ачуны таләп итеп, хат җибәргән. Бу хатка Telegramга нигез салган Павел Дуров хәбәр итә.

Дуров ФСБ төзегән административ хокук бозулар турындагы беркетмә күчермәсен күрсәтә. Ул 14 сентябрьдә төзелгән. Документка ярашлы, 2017 елның 14 июлендә ФСБ Telegramга кодларны чишү турында сорау җибәргән булган. Моның өчен биш көн вакыт бирелгән. Электрон хатны Telegram 21 июльдә генә алган. Нәтиҗәдә Telegramга каршы Административ хокук бозулар кодексының 13.31 маддәсе нигезендә беркетмә төзелгән, диелә. Моның өчен 800 мең сумнан бер миллион сумга кадәр штраф каралган.

Дуров белдерүенчә, әлеге беркетмәләр "мәхкәмәгә китерәчәк".

Павел Дуров ФСБ хатларын үзенә карата Иранда җинаять эше ачылганлыгы билгеле булгач интернетка чыгарды. Иранда Telegram террочыларның аралашу урыны булып тора дип шикләнелә. Дуров моңа җавап итеп тыелган контентның даими блокланып торуын белдерде. Шул ук вакытта ул "шәхси мәгълүматларның бер генә байтын да хакимиятләргә тапшырмавын" да әйтте.

"Яровая кануннары" 2016 елның җәендә кабул ителде. Ул элемтә операторларын һәм интернет-провайдерларны хат алышуларны, сөйләшүләрне һәм кулланучыларның башка мәгълүматын алты ай дәвамында саклауны таләп итә. Моннан тыш, дәүләт оешмаларына хатларның шифрларын ачу турындагы мәгълүмат та тапшырылырга тиеш.

Быел июль аенда Telegramга нигез салучы Павел Дуров мессенджерны Русиянең мәгълүмат таратучылар реестрына кертүгә каршы булмавын белдерде. Теркәү өчен мәгълүматны ул "Вконтакте" сәхифәсендәге постта урнаштырды. Моңа кадәр Роскомнадзор Дуровка ачык хат язып, мессенджер Русиядә теркәлергә тиеш, югыйсә ул тыелачак дип кисәткән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG