Вандаллар Мөҗәвир хәзрәтнең кабер ташын ваткан
Башкортстанның Баймак районы Мансур авылы зиратында җирләнгән күренекле шәхес, ислам дөньясында танылган Мөҗәвир хәзрәтнең кабер ташын вандаллар ваткан. Вандаллар шулай ук чардуганны һәм кабер янындагы утыргычларны да җимергән. Башкортстан мөселманнары диния идарәсе бу гамәлне кылучыларны табып җавапка тартуны сорый. Тәртип саклаучылар җинаять өчен җаваплыларны эзләргә керешкән. 1876 елда Мансур авылында туган Мөҗәвир хәзрәт дин эшлеклесе, имче һәм күрәзәсе буларак танылган.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?