Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара мөселман форумы Һелсинкида узачак


2015 елны Лондонда узган чара
2015 елны Лондонда узган чара

Русия мөфтиләр шурасы оештырган форум күп вакыт Мәскәүдә узып килде. 2015 елны ул Лондонда үтте.

10-11 декабрьдә Финляндиянең Һелсинки шәһәрендә XIII халыкара мөселман форумы узачак. Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов Азатлыкка әйтүенчә, Финляндия дәүләте оешуына 100 ел тулу сәбәпле, быелгы форумны андагы татар мәхәлләсе белән Һелсинки шәһәрендә уздырырга булганнар.

Чарага 100 кеше чакырылачак. Аерым алганда Европа илләре, Казакъстан, Таҗикстан, Үзбәкстан мөфтиләре, галимнәре һәм остазлары килер дип көтелә. Күптән түгел Казанда узган "Рухи ефәк юл” конференциясе барышында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Кытай вәкилләрен, аерым алганда Кытай дин эшләре комитеты урынбасарыЧжан Яньтунны да әлеге форумга чакырды.

Бу дини форумның беренче җыелышы Түбән Новгородта булган иде. Аннан соң тугыз ел рәттән Мәскәүдә уздырылды. Соңгы очрашуда бу форумны кайсы булса да чит илдә үткәрергә кирәк дигән карар кабул ителгән иде. Шул сәбәпле 2015 елны ул Лондонда үтте.

"Ни өчен чит илдә дигән сорауга килгәндә, бүгенге бик катлаулы заманда Русиядә төрле конфессияләрнең үзара тату яшәүләре үрнәген чит илләр белән уртаклашу, татар галимнәренең ислам дине турындагы әсәрләрен чит илләрдә дә таныту, шулай ук ислам дине исеменнән эш иткән террорчыл төркемнәргә каршы бердәм булып каршы тору – шушы максатлардан чыгып чит илдә үткәрелде", дигән иде ул вакытта Азатлыкка Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов.

XS
SM
MD
LG