Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Президент алдында халык уен кораллары мәсьәләсен күтәрәчәкбез"


Рәшит Кәлимуллин: "Үземдә халык уен кораллары – кылкубыз, саз һәм башкалар бар."
Рәшит Кәлимуллин: "Үземдә халык уен кораллары – кылкубыз, саз һәм башкалар бар."

Композитор Рәшит Кәлимуллин Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда татар халкы уен коралларында уйнауны торгызу һәм ясау мәсьәләсен күтәрергә җыенабыз дип белдерә. Президент Татарстан язучылар берлеге һәм Казан консерваториясе биналарына җыена.

28 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың композиторлар берлеге бинасында һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе биналарында булачак. Татарстан һәм Русия композиторлары берлеге җитәкчесе Рәшит Кәлимуллин сүзләренчә, президент чәй өстәле янында сәнгатькәрләр белән дә сөйләшеп алачак. Шунда мөмкинлеккә карап, татар сәнгате, музыкасы проблемнары да күтәреләчәк. Рәшит әфәнде бүген халык уен коралларында уйнауны торгызу, ясау, яшьләрне уйнарга өйрәтү иң җитди проблемнарның берсе ди.

Милли уен коралларына килгәндә, без – иң артта

"Милли уен кораллары мәсьәләсе – татарларның иң зур проблемы ул. Башка төрки халыкларда бөтен уен кораллары да бар, ә бездә курайдан гайре бернәрсә дә калмаган. Казакълар, төрекмәннәр, кыргызлар, үзбәкләр үзләренең милли уен коралларында уйный, аларда җитештерү остаханәләре дә бар, мәктәпләрдә үз уен коралларына өйрәтәләр, зур оркестрлары бар, ә бездә берни юк. Безгә боларның барсын да күтәрү кирәк. Татарлар төрки халыклар арасында иң артта калган халык түгел бит. Милли уен коралларына килгәндә, без – иң артта", ди Кәлимуллин.

Рәшит әфәнде сүзләренчә, моннан дүрт ел чамасы элек композиторлар берлегендә халык уен коралларында уйнаучы "Маятник" ансамбле оешкан. Бу ансамбльдә консерваториядә укыган һәм укырга теләге булган иҗат әһелләре уйный. Замана музыка уйнаучы бу төркем 26 сентябрь композиторлар берлеге бинасында концерт куйган. Зал тулы булган.

Халык уен коралларын үзебездә җитештерүне торгызу кирәк

"Үземдә халык уен кораллары – кылкубыз, саз һәм башкалар бар. Бу ансамбль әнә шул уен коралларында уйный. Үзләре язган көйләр дә бар. Минем ике әсәремне дә башкаралар. Халык уен коралларын үзебездә җитештерүне торгызу кирәк. Белем алырга башка республикаларга да җибәреп була, халык уен кораллары аларда сакланган.

Казакълар курайны торгызу эшенә алынгач та укырга Башкортстанга җибәрделәр. Безгә дә шулай эшләү кирәк. Бакуда булганда мин сәнгать академиясе ректоры белән сөйләшкән идем. Ул: "Кешегезне җибәрегез, ярдәм итәбез, өйрәтәбез", диде. Анда укып кайткач белгеч Казанда остаханәләр ача һәм татарның элек булган музыка коралларын торгызу эшенә тотына ала. Халык уен коралларын дөньяга чыгару кирәк", ди Кәлимуллин.

Бу ансамбльнең чираттагы концерты 29 сентябрь Кырлайдагы Тукай музеенда булачак. Композиторлар берлеге әлеге музейга элек үзләрендә торган рояльне бүләк иткән. "Анда барып классик музыка концертлары да оештырырга мөмкинлек бар. Ә безнең бер рояль Татарстан язучылар берлеге бинасында тора. Анда да концертлар оештырып була", ди Кәлимуллин.

Берлек бинасын төзекләндерү уңаеннан аңа Германиядән яңа рояль алып куйганнар. Ул 1,5 миллион сум тора. Рәшит әфәнде сүзләренчә, Миңнеханов берлек бинасын төзекләндерү һәм рояль алу өчен акча бүлүгә фатихасын биргән. Бинаны төзекләндерү өчен бүгенгә 45 миллион сум акча тотылган.

"Төзекләндерүнең бер өлеше төгәлләнде, әле тирә-юньне рәткә китерәсе бар. Барсын да "Еврострой" ширкәте башкара. Бу акчалар безнең кулга керми, хөкүмәттән туры аларга күчә", ди Кәлимуллин. Татарстан президентның сәнгать әһелләре биналарына тәүге сәфәренең максаты башкарылган эш нәтиҗәләре белән дә танышу.

Халык уен коралларын торгызу, пропагандалау мәсьәләсе сәнгатькәрләр арасында да, халык иҗаты белгечләре арасында да әледән-әле күтәрелеп килә. Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү дәүләт үзәге дә "Түгәрәк уен" фестивальләрендә бу юнәлешкә соңгы елларда зур игътибар бирә.

2012 елда үзәк җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Азатлыкка хөкүмәтнең халык уен коралларына багышланган махсус програмы булырга тиеш, курай, кубыз, сорнай һәм башка татар халкы уен коралларында уйнарга өйрәтүне сәнгать, музыка мәктәпләрендә төп дәресләр белән бергә укыту кирәк дигән иде. Аңа кадәр, 2010 елда белгечләр катнашында халык уен коралларын яңадан кайтаруга багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе дә узды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG