Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ "дөнья татарларына" ярдәм сорап мөрәҗәгать итте


ТИҮ җитәкчесе Фәрит Зәкиев
ТИҮ җитәкчесе Фәрит Зәкиев

Татар иҗтимагый үзәге оешмага карата ачылган җинаять эшенә бәйле дөнья татараларын Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать имзаларга чакыра.

Дөнья татар иҗтимагый үзәге "бөтен дөньядагы татарларга" мөрәҗәгать таратты. Анда Тикшерү комитетының "иң өлкән татар иҗтимагый үзәгенә" карата "нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү" маддәсе нигенедә ачылган җинаять эше турында языла. ТИҮ 1989 елдан бирле эшләп килгән шундый оешманың юк ителүенә юл куярга ярамый ди һәм татарлардан ярдәм сорый. "Президент Путинга, президент Миңнехановка, Дәүләт Думасы депутатларына, Татарстан Дәүләт Шурасына иң өлкән татар оешмасын саклап калуны сорап хатлар языгыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Хатка Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язлыган мөрәҗәгать һәм иимзалар кую бите беркетелгән. Әлеге мөрәҗәгатьне Татар иҗтимагый үзәге сентябрь башында кабул иткән иде. Анда активистлар Татарстан президентыннан "ватандашлык җәмгыяте институтын юк итүдән саклауны сорый".

ТИҮ эшчәнлегенә карата җинаять эше 28 июнь көнне ачылган. 21 августта оешма җитәкчесе Фәрит Зәкиевнең өендә тентү узды.

Тәртип саклаучылар Татар иҗтимагый үзәгенең 2015 елның 21 февралендә Халыкара ана теле көненә багышланган пикетында күтәрелгән текстта һәм 2016 елның 19 февралендә Халыкара ана теле көненә багышланган конференциясе карарында канунга каршы сүзләр бар дип саный.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG