Accessibility links

Татар зыялылары "Азатлык" берлеге җитәкчесен яклауны сорап Миңнехановка мөрәҗәгать итте


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Өч дистәгә якын журналист, актер һәм җәмәгать эшлеклеләре "Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллинга карата җинаять эзәрлекләвен туктатуны сорап Рөстәм Миңнехановка һәм республика Югары мәхкәмәсе рәисе Илгиз Гыйләҗевка мөрәҗәгать имзалады.

Мөрәҗәгатькә кул куючылар арасында язучылар Вахит Имамов, Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла, драматург Мансур Гыйләҗев, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да бар.

"Наил Нәбиуллин - яшь татар публицисты, журналисты һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул - югары әхлакый сыйфатлрарга ия кеше, татар-төрки дөньясының танылган эшлеклеләренең берсе. Аның татар милләтен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше гаять зур", диелә мөрәҗәгатьтә.

29 сентябрь Татарстан Югары мәхкәмәсе активистның шикаятен карады һәм Казанның Вахтитов районы чыгарган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

Быел март аенда мәхкәмә "Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллинны такырбашлар оешмасы әгъзасы Сергей Журавлевка карата ялган мәгълүмат бирүдә гаепле дип тапты. Нәбиуллин шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG