Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: октябрьдә кинода нәрсә карарга?


Азатлыкның Киноханә шәлкеме, гадәттәгечә, айның иң кызыклы һәм игътибарга лаеклы фильмнарын барлый. Октябрь артык зур премьераларга бай булмаса да, хушыгызга килергә мөмкин берничә кино тәкъдим итәбез.

Арабызда –​ таулар (The Mountain Between Us)

Ай башында ук тамашачыларны яшәү көче һәм дәрте турында көчле фильм көтә. Һани Әбү Ассад исемле артык билгеле булмаган Израил режиссеры танылган АКШ язучысы Чарльз Мартинның "Арабызда – таулар" дип исемләнгән романы нигезендә шундый ук исемле фильм тәкъдим итә. "Тормышың таныш булмаган кешедән торса?" шигаре астындагы фильм авиаһәлакәтне тасвирлый.

Үз эшләре белән башка шәһәргә ашыккан 2 төп герой, Бен һәм Алекс, очкычка өлгерми кала, һәм һава аланында очраткан кешенең хосусый очкычына утыра. Юлда алар казага юлыга. Очыш планы беркемгә билгеле булмаганны белгәч, алар коткаручыларның ярдәмгә килмәячәген аңлый һәм үзләре карлы таулар аша юлга чыгарга мәҗбүр була. Таныш булмаган килеш, аларга котылу өчен уртак тел табарга кирәк.

Фильмда төп рольләрне танылган Идрис Эльба белән Кейт Уинслет башкара. Кино елның иң көтелгән премьералары исемлегенә керә.

Кемгә карарга? Тормышчан фильмнар яратучыларга. Яшәү-үлем темасына көчле фильм, авырлыкларга карамастан исән калу сюжетын яратасыз икән, карап алыгыз.

Йөз буенча йөгерүчеләр 2049 (Blade Runner 2049)

Тагын бер көтелгән фильм. Мисал өчен, Русиянең кинолар турында иң популяр булган Кинопоиск сайтында ул иң көтелгән фильмнар исемлегендә өченче урында тора. Бу фильмда барысы да күпләргә мәгълүм: продюссеры Ридли Скотт та, режиссер Дени Вильнев та, төп рольләрне башкарган актерлар да (Райан Гослинг, Джаред Лето, Һаррисон Форд һ.б.)

Фильм язучы Филип К. Дикның фәнни-фантастик әсәренә нигезләнгән. Якын киләчәктә Җирдә кешеләрдән тыш репликантлар да яши, алар бөтен авыр эшне башкара. Полиция офицеры Кейның вазифасы – репликантларны контрольдә тоту. Тик барлык кешелекнең киләчәген юк итә алган серле мәгълүматны белгәч, ул хакыйкатьне эзләү юлына баса.

Кемгә карарга? Фәнни фантастика, киләчәк турында фильмнар җанатарларына. Триллерлар, динамик сюжет яратсагыз, карап була. Бу фильмда йоклап китмәячәксез.

Матильда

Русиянең соңгы еллардагы иң шау-шулы фильмы. Шау-шу фильмның эчтәлегеннән түгел, аның иҗтимагый резонансына бәйле. Николай II-нең балеринага мәхәббәтен тасвирлаган фильм православ активистлар тарафыннан зур протестлар тудырды. Фильмга каршы кискен протест белдергән Русия Дәүләт думасы депутаты Наталия Поклонская фикеренчә, фильм Николай II-не пычрата.

Алексей Учитель төшергән "Матильда" фильмы Русиянең соңгы императоры Николай II-нең киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, биюче Матильда Кшесинскаяга карата мәхәббәтен тасвирлый. Фильм тарихи фактларга нигезләнәгән, ләкин белгечләр аерым урыннар чынбарлыкка туры килми, дип белдерә.

Кемгә карарга? Русия тарихы белән кызыксынучыларга. Шулай ук фильмга иҗтимагый шау-шудан соң "бу нәрсә икән соң" дип күп кенә битараф булмаган тамашачы барыр, дип көтелә.

Америкада ясалган (American Made)

Гади Боинг очучысыннан Американың иң бай кешесенә әйләнү мөмкинме? Барри Силга моның өчен нибары берничә ел гына кирәк була. Чынбарлыкта яшәүче Барри турында "акчаны һавадан эшли алган" дип сөйлиләр. Дөрес, кайвакыт канунсыз юллар белән.

Матур тормыш теләге яшь очучыны наркотиклар ташуга этәрә. Төрмәгә эләгүдән соң аңа бу өлкәдә дәүләткә мәгълүмат бирүче булырга тәкъдим итәләр. Барри исә биредә дә үзенә табышлы юллар таба.

Кемгә карарга? Биография жанрындагы фильмнар яратучыларга. "Тота алсаң, тот мине" фильмын ошаткан булсагыз, сезгә бу кино да ошарга тиеш. Төп рольне Том Круз башкара.

XS
SM
MD
LG