Accessibility links

Кайнар хәбәр

2017 елның Нобель атнасы нәтиҗәләре


Нобель бүләге медале
Нобель бүләге медале

Шулай итеп, 2017 елның Нобель атнасы да тәмамланды. Узган гасырда Альфред Нобель васыять итеп калдырган һәм бүген дөньяда иң югарыдан саналган әлеге бүләкнең ияләре игълан ителде. Азатлык бу вакыйганы күзәтеп барды, һәр бүләк иясе турында хәбәр итеп килде. Ахырда 2017 елның Нобель бүләге ияләрен бер йомгак язма итеп тәкъдим итәбез.

Исегезгә төшерәбез: Нобель бүләге алты юнәлештә тапшырыла: физиология һәм медицина, физика, химия, әдәбият, тынычлык һәм Швед банкы Альфред Нобель истәлегенә багышлап оештырган икътисад бүләге.

2017 елда Нобель фонды премия күләмен арттырды. Хәзер ул 9 млн швед кронасы (якынча 1,12 млн АКШ доллары) тәшкил итә, узган елларда 8 млн крона бирелә иде. Премияләр Альфред Нобель вафат булган көнне, 10 декабрь Швеция һәм Норвегиядә тапшырыла.

Физиология һәм медицина: биологик сәгать​ өчен

2 октябрь көнне физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге ияләре игълан ителде. Быел бүләк циркад ритмнарын тикшергән галимнәр – Джеффри Холл, Майкл Росбаш һәм Майкл Юнгка бирелә. Бүләк аларга "циркад ритмын контроль иткән молекуляр механизмнарны ачу өчен" тапшырыла.

Сулдан уңга: Джеффри Холл, Майкл Росбаш һәм Майкл Юнг
Сулдан уңга: Джеффри Холл, Майкл Росбаш һәм Майкл Юнг

Циркад ритмнарын биологик сәгать дип тә атыйлар. Аларны өйрәнү йокы режимын, ашказаны, һормоннар эшчәнлеге, кан басымы кебек күренешләрне көйләргә мөмкинлек бирә дип аңлатты Нобель комитеты. Галимнәр дрозофилда көндәлек биологик ритмны идарә иткән генны аера алган һәм тәүлек вакытына карап аксым тыгызлыгын өйрәнә алган. "Алар безнең биологик сәгатькә карап, аның эшләү тәртибен өйрәнүгә иреште", диелә Нобель комитеты пресс-релизында.

Джеффри С. Холл 1945 елда Нью-Йоркта туган. 1971 елда ул Сиэтлдагы Вашингтон университетында докторлык дәрәҗәсен ала, 1974 елда Массачусетстагы Брандей университетында эшли, 2002 елда Мэн университеты белән хезмәттәшлек итә.

Майкл Росбаш 1944 елда АКШның Канзас шәһәрендә туа. 1970 елда Массачусетс университетында докторлык дәрәҗәсен ала, шуннан соң Шотландиянең Эдинбург университетында эшли. 1974тән шулай ук Брандей университеты белән хезмәттәшлек итә. Нобель комитеты шалтыратуына Майкл Росбаш башта "Сез миннән көләсез" дип ышанмаган.

Майкл В. Юнг​ 1949 елда Майамида туа. 1975тә Техас университетында докторлык дәрәҗәсенә ирешә. 1975-1977дә Стэнфорд университетында хезмәт итә, 1978дән Нью-Йорктагы Рокфеллер университетында эшли.

Нобель атнасы физиология һәм медицина өлкәсендә бүләк иясен игълан итүдән башлана. Ул Альфред Нобель васыять иткән 5 бүләкнең берсе. Физиология һәм медицина Нобель бүләге 1901 елдан бирле тапшырыла. Узган ел бу бүләккә япон галиме Есинори Осуми лаек дип табылды. Ул бүләкне "аутофагия", ягъни күзәнәкләрнең "үз-үзен ашау" процессын ачу өчен алды. Кайбер белгечләр бу уразаның файдасын да дәлилли, дип саный.

Физика: гравитация дулкыннарын ачу өчен

3 октябрь Швед академиясе физика өлкәсендә Нобель бүләге Райнер Вайс, Барри Бариш һәм Кип Торн алуын игълан итте. Премия аларга гравитация дулкыннарын ачкан өчен бирелә. Рәсми хәбәрдә бүләк "LIGO обсерваториясе эшенә керткән зур өлеш һәм гравитация дулкыннарын күзәтү өчен" бирелә, дип әйтелә.

2016 елның февралендә физиклар беренче тапкыр Альберт Эйнштейн фаразлаган гравитация дулкыннарының булуын эксперимент нәтиҗәсендә дәлилли алган. Дулкыннарны LIGO обсерваториясе ярдәмендә ачып булды.

Ачыш фәннең яңа тармагына, гравитация дулкынлы астрономиягә юл ача. Ачыш галәмнең күп кенә серләрен чишүдә ярдәм итә дип белдерелә. Мисал өчен, кара материя һәм кара энергияне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге ачыла. Бу галимнәргә Нобель бүләге узган елны ук бирелер дип фаразланган иде.

Райнер Вайс 1932 елда Германиядә туган. 1962 елда Массачусетс университетында докторлык дәрәҗәсен ала, шунда ук хезмәт итә. ​Барри Бариш 1936 елда АКШта туган. Ул 1962 елда Берклидагы Калифорния университетында докторлык дәрәҗәсенә ирешә. Пасаденадагы Калифорния университетында профессор. Кип Торн 1940 елда АКШта туган. 1965 елда Принстон университетында докторлыкны яклый. Шулай ук Пасаденадагы Калифорния университетында эшли.

Сулдан уңга: Райнер Вайс, Барри Бариш һәм Кип Торн
Сулдан уңга: Райнер Вайс, Барри Бариш һәм Кип Торн

Физика өлкәсендә бүләк иясе Нобель атнасының икенче көнендә игълан ителә. Ул Альфред Нобель васыять итеп калдырган 5 бүләкнең берсе. Узган ел бу бүләккә АКШның өч галиме: Дэвид Таулесс, Дункан Халдейн һәм Джон Костерлиц лаек дип табылды. Алар бүләкне матдәнең топологик фазаларын һәм топологик фаза күчешләрен ачкан өчен алды.

Быел Физика Нобель бүләге намзәтләр исемлегенә татар галиме, астрофизик Рәшит Сюняев тә кертелгән иде. НАСА ADS (Astrophysics Data System) мәгълүматларына күрә Русия һәм чит ил журналларында аның хезмәтләренә 60 меңнән артык сылтама ясалган.

Химия: криоэлектрон микроскопия өлкәсен үстергән өчен

Нобель комитеты игълан иткәнчә, химия өлкәсендә Нобель премиясен быел 3 галим: Жак Дюбоше, Йоаким Франк һәм Ричард Һендерсон ала. Бүләк аларга "биологик өлгеләрне өйрәнү мөмкинлеген биргән криоэлектрон микроскопия өлкәсен үстерү өчен" бирелә.

Жак Дюбоше, Йоаким Франк һәм Ричард Һендерсон
Жак Дюбоше, Йоаким Франк һәм Ричард Һендерсон

Әлеге технология ярдәме белән галимнәр молекуланы хәрәкәттә кинәт катырып, аның табигый формасына зыян китермичә аны өйрәнә ала. Бу исә "тормышның химик принципларын өйрәнүне киңәйтә". Гамәли яктан бу тикшеренүләр даруларны булдыруда мөмкинлекләрне киңәйтә, дип әйтә Нобель комитеты.

Дюбоше, Франк һәм Һендерсонның уртак тикшеренүләре 2013 елдан микроскопик дәрәҗәдә биологик өлгеләрнең 3D модельләрен алу мөмкинлеген бирә.

Жак Дюбоше 1942 елда Швейцариядә туган. Женева университетында 1973 елда докторлык диссертациясен яклый. Швейцариядәге Лозанн университетының мәртәбәле профессоры. ​Йоаким Франк 1940 елда Алманиядә туган. 1970 елда Мүнһен университетында докторлык дәрәҗәсенә ирешә. Нью-Йоркның Колумбия университетында профессор. ​Ричард Һендерсон 1945тә Шотландиядә туган. 1969 елда Кэмбридж университетында докторлыкны яклый. Бүгенге көндә дә шунда хезмәт итә.

Нобель атнасының өченче көнендә һәрвакыт химия өлкәсендә бүләк иясен игълан итәләр. Ул Альфред Нобель васыять иткән 5 бүләкнең берсе. Химия Нобель бүләге 1901 елдан бирле тапшырыла.

Узган ел премия Франция, Һолландия һәм АКШ галимнәре Жан-Пьер Соваж, Бернард Феринга һәм Джеймс Фрейзер Стоддарт бирелде. Алар премиягә "молекуляр машиналарны" эшкәртеп синтезлый алуы өчен лаек дип табылды.

Әдәбият: дөнья белән элемтә хисенең иллюзия икәнен күрсәткән өчен

Быел әдәбият өлкәсендә Нобель бүләген чыгышы белән япон булган британ язучысы Кадзуо Исигуро ала. Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, "ул зур эмоциональ көчкә ия булган романнарында безнең дөнья белән элемтә хисенең иллюзия упкынын ачты", диелә.

Кадзуо Исигуро 1954 елда Нагасакида дөньяга килә. 1960 елда аның гаиләсе Британиягә күченә. Суррей графлыгында мәктәп тәмамлый, Кент университетында белем ала. 1982 елда ул беренче романын яза. Язучының "Мине җибәрмә" (Never Let Me Go) антиутопия әсәре Time журналының 100 бөек роман исемлегенә керә.

Кадзуо Исигуро
Кадзуо Исигуро

Исигуро барлыгы сигез роман язган. Аның "Көннең калган өлеше" (The Remains of the Day) әсәре Букер бүләгенә ия булган, аның нигезендә фильм төшерелгән. Исигуро соңгы язылган "Күмелгән алып" (The Buried Giant) романы "хәтернең оныту белән, тарихның бүгенге көн белән, фантазиянең чынбарлык белән бәйле булуын сөйли", диелә Нобель комитеты белдерүендә.

Әдәбият Нобель бүләге 1901 елдан бирелә. Узган ел бу бүләккә танылган АКШ җырчысы, җырлар авторы Боб Дилан лаек табылды. Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аңа "американ җыры традициясе кысаларында яңа шигъри тел тудырган" өчен бирелде.

Тынычлык: атом коралына каршы көрәш өчен

6 октябрь көнне Ослода Нобель тынычлык бүләге иясен игълан иттеләр. Быел бу бүләккә Халыкара атом коралын тыю хәрәкәте (International Campaign to Abolish Nuclear Weapons - ICAN) лаек дип табылды. Нобель комитеты белдергәнчә, бүләк "атом коралын кулланудан килгән һуманитар һәлакәт нәтиҗәләренә игътибар җәлеп итү эше" өчен бирелә.

Халыкара атом коралын тыю хәрәкәте җитәкчесе Беатрис Фин
Халыкара атом коралын тыю хәрәкәте җитәкчесе Беатрис Фин

Комитет шулай ук бу хәрәкәтнең "аом коралын тыю турында килешү имзалауны оештыруын" билгеләде. Шулай ук АКШ, Русия, Британия, Франция һәм Кытайның атом коралын киметергә ризалашуы хәбәр ителә.

Атом коралын тыю турында килешү 2017 елның 7 июлендә Нью-Йоркта, Берләшкән милләтләр оешмасы штаб-фатирында кабул ителде. Бүгенге көнгә аны 53 ил имзалаган. Имзалаучылар арасында атом коралына ия булган бер ил дә юк. ICAN коалициясенә 100ләп ил керә.

Атом коралын тыю хәрәкәте 2007 елда "Атом сугышына юл куймаучы табиблар" оешмасы тарафыннан нигезләнгән. Әлеге оешма да Нобель тынычлык бүләге иясе, ул аны 1985 елда алды.

Нобель тынычлык бүләге Альфред Нобель васыять иткән 5 бүләкнең берсе, 1901 елдан бирле Ослода игълан ителә. Бүләк дөньяда тынычлык урнаштыруга зур өлеш керткән затларга яки оешмаларга бирелә. Төрле елларда бу бүләккә Тереза Ана, Далай-лама, Барак Обама, Нельсон Мандела кебек шәхесләр, БМО, Европа Берлеге, "Чикләрне танымаган табиблар", Кызыл Хач комитеты кебек оешмалар лаек булды.

Узган ел тынычлык бүләге 2010 елдан бирле Колумбия президенты булган Һуан Мануэл Сантоска бирелде. Норвегия Нобель комитеты белдерүендә бүләкнең “ярты гасырдан артык дәвам иткән ватандашлар сугышын туктатуда тәвәккәл тырышлыклары” өчен бирелгәне әйтелде. Сантос хөкүмәте FARC исемле партизаннар төркеме белән солых килешүен имзалауга ирешкән иде.

Икътисад: "холык икътисады" өчен

2017 елның икътисад өлкәсендә Нобель исемендәге швед банкы бүләге АКШ икътисадчысы Ричард Тейлорга "холык икътисады өлкәсендә тикшеренүләре өчен" бирелә.

Ричард Тейлор
Ричард Тейлор

Холык икътисады нейро икътисадның фәнни юнәлеше булып тора. Бу өлкә "ихтыяҗ-тәкъдим" кануннарын өйрәнә һәм, мисал өчен, кешеләрнең иминсез инвестицияләрен сайлавы, базарда "финанс куык"ларның барлыкка килүен тикшерә.

Премия тапшыру комитеты холык икътисадына мисал итеп кинәт ява башлаган яңгыр вакытында кулчатырларга ихтыяҗ үсүе, ләкин моның белән спекуляцияләр башкарган ширкәтнең сатып алучылар ышанычын югалтуын китерә.

Холык икътисады өлкәсенә нигез салучыларның берсе булып психолог Даниэль Канеман санала. 2002 елда ул Вернон Смит белән бергә "икътисад фәнендә психологик методика куллану" өчен Нобель бүләгенә ия булды.

Ричард Тейлор 1945 елда Нью-Джерси штатында туган. 1974 елда Нью-Йоркның Рочестер университетында докторлык диссертациясен яклый. Иллинойстагы Чикаго университетында эшли.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG